Вәт өчпочмак#1. Кунакта — Алмаз Мирзаянов

«Ватаным Татарстан» газетасыннан өр-яңа, моңарчы булмаган проект — татар телендә подкаст. «Вәт өчпочмак» кысаларында төрле темаларга аралашып, кызыклы шәхесләрне тәкъдим итеп, проблемалы сорауларны күтәрергә ниятлибез! Беренче кунагыбыз — татар эстрадасының танылган алып баручысы, җырчы — Алмаз Мирзаянов! Аның белән түбәндәге темаларга аралаштык.

2:02 — Алмаз концертларында кешеләрнең нинди «авырткан ноктасы»на баса?
6:07 — Концерт карагач, ир-атлар да елый?
6:47 — Шигырьләрне кем сайлый?
11:15 — Артист булу өчен нинди китап укырга кирәк? (Алмазның топ-5 авторы)
14:18 — Алмазның ачуын чыгара торган сәхнә күренешләре
19:41— Эстрада — ихлас урын түгел…
22:20 — Артислар провокация белән шөгыльләнә
26:50 — Алмаз — блогер?
27:57 — Социаль челтәрләрдә реклама кыйммәтме?
29:58 — Алмаз Мирзаяновтан ЯҢА шигырьләр
33:40 — «Илфак абый төшкә керде… Үлмәгән!»


7 фикер

  1. Чынлап та бик эйбэт , кызык проект булган бу? Алмаз Мирзаянов концертында анын шундый хисле, йорэккэ утэ торган итеп шигырь сойлэвеннэн чыннан да ирлэр дэ елый дип уйлыйм) Алмаз Мирзаяновны блогер дип саный алмыйм, ул бик гади , беокатлы авыл егете!

  2. Звездная болезнь Алмазгада кагыла башлады, ижаты бик нык ошый, тик узен эллэ кемгэ куеп жибэрэ инде прямой эфирларында.

  3. Чыннан да, шэп проект! «Ватаным Татарстан» унышлар сезгэ. Э тынлаучылар телэгэн кунакларны чакыра аласызмы?

  4. Алмаз дөрес тәрбия алган гади авыл егете. Бик яратып аның иҗатын күзәтеп барам. Фикерләре төгәл, дөрес. Гомумән ул дөрес юлдан бара. Әфәрин!

  5. Алмаз дөрес тәрбия алган гали авыл малае. Бик яратып аның иҗатын күзәтеп барам. Ул дөрес юлдан бара.

Җавап Отменить ответ