Владимир Соловьев Татарстан алдында үзенчәлекле рәвештә гафу үтенде

Тележурналист Владимир Соловьев «Россия 1» телеканалында «Владимир Соловьев белән кич» программасы эфирында Казанга соклануын әйтте һәм барысын да шәһәргә килергә чакырды.

«Форсаттан файдаланып, барыгызны да Казанга килергә чакырам. Борынгы корылмалары булган искиткеч матур заманча шәһәр. Сез хозурланырсыз!» — диде Соловьев.

Тапшыруда Украинаның Алтын Урдага мөнәсәбәте турында сүз чыкты. Кинорежиссер Карен Шахназаров борынгы дәүләтне һәм татарларны яклап чыгыш ясады. Урданың зур казанышларга ия булган беренче Евразия дәүләте булуын искәртте.

«Татарлар, гомумән, Россия мәдәниятенә, аның үсешенә, бөек ил — Россия Империясен, Советлар Союзын төзүгә зур өлеш керттеләр. Шуңа күрә татарларны тынычлыкта калдырыгыз. Алар — безнең татарлар, аларның сезгә мөнәсәбәтләре юк», — дип мөрәҗәгать итте Шахназаров Украина вәкиленә.

Берничә көн элек «Вести FM» радиоэфирында Владимир Соловьев Татарстан тыңлаучысын халык алдында мыскыл итте һәм аңа Россиядә тыелган террорчылык оешмалары эшчәнлегенә катнашы барлыгын тикшерергә янады.

Казан Кремлендә тележурналистның мондый тәртибен этика кысаларыннан чыгу дип атадылар, ә «Эхо Москвы»ның баш мөхәррире Алексей Венедиктов республика халкын Соловьевны судка бирергә өндәде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/12/195195/


Фикер өстәү