«ВТ» Балтач районында укучылар белән очрашты

Халык белән очрашып, күзгә-күз карап сөйләшүләрне без көтеп алабыз. Шәхсән үзем һәр сәфәрдән чистарынып кайткандай булам. Бу хакта очрашуларда да әйткәлим. Һәм берсендә миңа: “Әллә сез пычрак эштә эшлисезме?” – дип тә төрттергәннәр иде, ничек җавап бирергә дә аптырап калдым. Хәзер дә тәгаен генә бер сүз әйтә алмыйм. Шунысын гына беләм: халык эчкерсез ул, һәр мәсьәлә турында тел яшермичә үз сүзен әйтеп бирә һәм бездән дә шундый ук җавап көтә. Очрашу вакытында гади халыкның күңел чисталыгы безгә дә күчә кебек. “Чистарынып кайту” әнә шуңа бәйле дип уйлыйм.

Балтач районына очрашуны Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырдык. Балтач – бай тарихлы, мәгърифәтле як. Түнтәр авылында һәм районның үзәк китапханәсендә узган очрашуларда да сиздек без моны. Җыелган халык китап тарихы, басма матбугат тарихы, безнең бүгенге эшчәнлек белән бик кызыксынды. Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан Гыйльмановның беренче татар басмаханәләре һәм беренче дәүләт басмаханәсе тарихы турында сөйләгәннәренә кушылып,  үзләре дә шактый кызыклы мәгълүматлар бирделәр. “Ватаным Татарстан” әле “Кызыл Татарстан” дип аталганда ук анда үзенең беренче мәкаләсен бастырган кеше, укытучы, туган як тарихын өйрәнүче Рәфкать Зариповның сөйләгәннәре истә калды. Әле моннан бер гасырдан артык элек үк Балтач имамы Шәмсетдин хәзрәт Кырымда Бакчасарайда нәшер ителгән “Тәрҗеман” газетасын укыган.

Бу инде дин әһелләренең мәгърифәт таратуда зур эш башкарганы, диннең халык өчен “әфьюн” булмаганы турында сөйли. Балтач шагыйре Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның үз төбәге, мәчетләр тарихын өйрәнүе дә бу төбәктә аң-белемгә омтылуның гаять көчле икәнен раслый. Район мәгариф идарәсе башлыгы Алия Шәгарова мине үз нәселләрендә 56 мөгаллим булуын әйтеп шаккатырган иде. Насыйп булса, бу хакта аерым язам әле. Балтачның үз шагыйрьләре дә бихисап. Сокландык без бу төбәк халкына. Очрашу вакытында берәү китапны “киләчәк буыннарга васыять” дип бәяләде. Ә татарның басма матбугаты? Ул да – килер буыннарга васыять, ташка басылган елъязма дип уйлыйм. Әле революциягә кадәр үк Казанда гына түгел, бәлки, Рәсәйнең бик күп төбәкләрендә татарча газета-журналларның мулдан нәшер ителүе бабаларыбызның тарихыбызга, милләт язмышына никадәр игътибарлы булуы турында сөйли. Бүгенге матбугатны, аерым алганда “Ватаным Татарстан”ны да килер буынга безнең васыятебез, дим мин.

Без районнарга: “Газетага язылыгыз!” – дип кодалап йөрер өчен генә чыкмыйбыз. Көчләп ачылган күздә нур булмый ул. Халык татар матбугатының тарихи миссиясен, газета-журналларның да милләт сагында торуын аңласын, дибез. Мактанып әйтү түгел, кем әйтмешли, намаз яшенә җиткән кешегә купшы сүз, ялган сөйләү – гөнаһ ул. Шуны гына әйтим: заманында “хөкүмәт гәҗите” дигән тамга салынган “Ватаным Татарстан” – халык белән хакимият арасында арадашчы, кешеләрнең моң-зарларын, үтенечләрен, шул ук вакытта рәхмәтләрне дә җитәкчелеккә түкми-чәчми җиткереп баручы. Һәркемгә: “Без синең белән”, – дип, курыкмыйча әйтә алабыз. Газетабызны укып баручылар хезмәтебезгә үзләре бәя бирсен, җитешсезлекләребезне дә әйтсен дип чыгабыз без халыкка. Шул ук вакытта редакциягә килгән бер генә хатны да читкә этеп куймыйбыз дип әйтә алам.

Безнең белән сәфәргә Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов та чыккан иде. Үзе белән талантлы музыкант, гармунчы-баянчы улы Булатны да алган. Әсхәтнең чыгышы халыкның күңелен ачу өчен генә түгел иде. Милләт баласы, дүрт баласына да татарча тәрбия биргән бу егетнең, матур җырлавыннан тыш, халык белән татар язмышы турында сөйләшер сүзләре дә күп иде. Балтачтагы очрашуларда кемнең нәрсә эшләгәнен, ниләр сөйләгәнен тәфсилләп язып тормыйм, сәфәрләребезнең максатын сүз сөрешемнән аңлагансыздыр.

Татарстан буйлап йөрүебезне дәвам иттерәчәкбез. Шуңа күрә: “Сез көтегез, без килербез”, – диясе генә кала. Бергә-бергә яшәү рәхәт, шулай бит!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү