“XXI гасыр тавышы” ничек яңгырый?

“Калеб” яңа буын җыены бу көннәрдә аудиоҗыентык яздыру белән мәшгуль. Анда XXI гасырда әдәби мәйданга килгән язучыларның әсәрләре тупланган. Шагыйрьләр әсәрләрен үз тавышлары белән яздыра, проза әсәрләрен артистлар укый. “XXI гасыр тавышы” – ул кемнәр тавышы? Әдәбиятыбыз өметлеме? “ВТ” хәбәрчесе тавыш ияләре һәм оештыручылар белән аралашты. 

Г. Кариев театры директоры, “Калеб” җыенын оештыручы Гүзәл Сәгыйтова әдәбият өметле дигән фикердә:

– Бу идея бездә “Калеб” яралганнан бирле бар иде. Аны өлешчә “Тәртип FM” радиосында тормышка ашырдык. Ләкин, финанс мөмкинлеге булмау сәбәпле, ул вакытта җыентык туплана алмады. Узган елны “Калеб”нең сигез проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады, аларга финанс ярдәме күрсәтелде. Шушы сигез проектның берсе – аудиокитап. Җыентык яшьләр тавышы, яшьләр иҗатыннан гыйбарәт, чөнки “Калеб” яңа буын белән эшли. XXI гасыр өчен 30 тавыш аз түгел, дип саныйм. Әлбәттә, алар сайлап алынды. Әйтик, аңа “Яңа дулкын”да катнашкан күп иҗатчылар җыентыкка керми калды. Киләчәктә, тагын шундый проектлар булса, әлбәттә, алар керәчәк.

Шагыйрә Гөлүсә Батталова әлеге җыентыкны яздырганда, үзенең дискын чыгару идеясе туганлыгын да хәбәр итте:

– Шәхсән миңа Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Мөхәммәт Мәһдиевләрнең тавышларын тыңлау, аудиоязмаларының бүгенге көнгә кадәр саклануы бик кадерле. Бу җыентыкта да авторларның күбесе үз әсәрләрен үзләре укый. Димәк, киләчәккә тавышлары язылып кала. Аны миллион татарның берсе генә тыңласа да, ниятебез дөрес булган дигән сүз. Икенчедән, бүген халык кәгазь китапка караганда электрон вариантны кулайрак күрә башлады. Яшьләр, урта буын вәкилләре дә аудиокитаплар тыңларга ярата. Китап укырга вакыт юк, ә менә метрода барганда яисә өй җыештырганда колакчыннар аша әсәрне тыңларга мөмкин. Татарча мондый җыентыкларның булуы – әдәбиятны пропагандалауның иң үтемле юлы. Яшьләргә өстәмә игътибар да әле ул. Үзеңнең иҗатыңның кирәклеген тою, әлбәттә, илһамландыра. Проект дәвамлы булыр дип ышанам. Яңа авторлар барлыкка килер, бу җыентыкка керми калганнары да тупланып, башка аудиоҗыентыклар да чыгар дип уйлыйм. Бәлкем әле авторлар әлеге проекттан рухланып, үзләренең шәхси аудиодискларын чыгарырлар. Үземнең дә шундый хыялым бар.

Шагыйрь Рифат Сәлах яшьләр белән эшләү системага салынды дигән фикердә:

– Һәрберебез “XXI гасыр…”га ике генә шигырьне тәкъдим иттек. Ләкин шушы кечкенә генә әсәрләр белән дә тарихка кереп калу әһәмиятле. Татарстан китап нәшрияты да аудиокитаплар әзерли һәм аны теләсә нинди җиһазга яздырып була. “Калеб” исә аудиодискка яшьләр тавышын җыйды. Биредә чын иҗади атмосфера иде. Моңа кадәр җырлар яздык, хәзер шигырьләрне яздырабыз. Яшьләр белән эзлекле эш алып барыла. Без исә, бер-беребезгә якынайдык, тупландык. Икенчедән, аудиокитап – татар өчен, гомумән, яңалык. Беренчесе белән туктап калмасын иде ул. Бәлкем әле без аның әһәмиятен аңлап та бетермибездер. Киләчәктә нинди зур эш эшләнгәне, һичшиксез, беленер. Тагын бер ягы бар. Шагыйрь шигырь яза, ләкин еш кына укучысына үтемле итеп җиткерә белми. Бу – бик зур кимчелек. Бу очракта безнең белән профессиональ режиссер – Нәфисә Исмәгыйлова шөгыльләнде. Үзем өчен ул яктан да сабак алдым.

Миләүшә Гафурова аудиоҗыентыкка кергән авторлар арасында иң яше.

– Тавыш яздыруны хәзерге чагымны, халәтемне, хисләремне банкага саклауга салу кебегрәк кабул иттем. Ә укучы өчен аудиоҗыентык иң уңайлы форматларның берсе дип саныйм. Шигырьләр ничек кабул ителер, әйтә алмыйм, ә менә проза әсәрләре өчен ул яхшы вариант. Язучылар арасында эстрада җырчылары кебек үк танылганнары бар. Шуңа күрә, җыр дискларын гына түгел, язучы-шагыйрьләрнең җыентыкларын да тыңлагыз, дип әйтеп була.

“XXI гасыр тавышы” – Ләйлә Хәбибуллина, Ландыш Әбүдәрова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Илгиз Зәйни – җәмгысы 30 автор тупланмасы ул. Җыентык  яшьлекнең үзе кебек кыю, вакыты белән дуамал, хисле һәм көр яңгырый. Безнең гасыр өч дистә тавыш белән генә чикләнмәсен дип телик.

P.S. 14 октябрьдә Кариев театрында әлеге җыентыкның презентациясе була.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү