“Яңа клублар ачу нәрсәгә кирәк, аларның кеше тормышында нинди әһәмияте бар?”

Бу клубка хәзер кемне чакырсаң да, оят булмаячак. Элек читтән професиональ артистларны гына түгел, һәвәскәрләрне дәшәргә дә уңайсызлана идек.  Без дә яңа клублы булдык, ничек матур… Рәхәтен күрергә язсын! Авыл халкы шулай ди.

Лаеш районы, Хәерби авылында шушы көннәрдә капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды. Аның эче-тышы чын мәгънәсендә ялтырап тора. Республикада илле ел элек төзелгән клублар бар, дөрес, Хәербинеке алар белән чагыштырганда “яшьрәк”, аның таш диварлары  30 ел элек күтәрелгән. Ул чагында ук бина матурлык ягыннан әллә ни мактанырлык түгел иде, искерә, туза торгач, төсен тагын да җуйды. Дөрес, авылның җирле үзидарәсе аны әледән-әле төзекләндереп торды. Ләкин искегә тисәң, исең китәр дигәндәй, бер урынга ямау салгач, икенче җирдән кимчелеге күренде. Хәерби мәдәният үзәгендә кичәләр үткәрергә балалар да, яшьләр дә, өлкән буын да бар. Тик клубтагы искелек кенә һәркемнең эчен пошырып килде.

Капиталь төзекләндерүне башлап җибәргәндә, төзүчеләр дә, ничек рәтләп бетерербез, моны яңартканчы, яңаны төзү җиңелрәк, дигән. Эчке яктан кайбер урыннарны җимерергә, сүтәргә дә туры килгән. Хәзер болар барысы да артта инде. Бинаны ачу тантанасына Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблен чакырганнар иде. Коллектив ул кичтә клуб сәхнәсендә күмәкләп җырлады да, биеде дә: авыл кешесенең күңелен күрде. Ямь өстенә ямь булды. Элеккеге сәхнә ул кадәр кешене сыйдыра алмас иде. Клуб эче өр-яңадан киенгән: тәрәзә кашагалары, сәхнә пәрдәләренең тукымасы, төсләре, бизәкләре дә зәвык белән сайланган. Оста дизайнерлар кулы сизелә. Республикадагы төзекләндерелгән клубларның проекты бер-берсенә охшамаган, һәркайсында үзенчәлек бар, диләр. Хәербинекен төзекләндергәндә, Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев, авылга килеп, һәр этапта эш барышын тикшереп торган.  Яңартылган мәдәният учагын ачуда яңа башлык Илдус Зарипов катнашты. Ул исә Хәерби мәктәбен төзекләндерүдә һәм хоккей тартмасы коруда ярдәм итәчәген әйтте. Тагын зур ачылышлар буласы, авыл халкының сөенәсе бар әле.

Мәдәният йорты проектына китапханә дә кергән, түгәрәкләр өчен бүлмә, фойе, бию залы, санузеллар бар. Авыл клубы директоры Айсылу Чижевская күрше Сокуры авылыннан килеп йөриячәк. Меңнән артык кеше яшәгән авылда клубта эшләргә хезмәткәр табылмаган. Айсылу ханым, балалар, яшьләр өчен түгәрәкләр оештырып, аларны төрле бәйгеләргә әзерләргә җыена. Авылда өлкәннәрдән тупланган бик актив төркем дә бар. Клуб ачылганда да матур күлмәкләрен киеп алганнар иде. Район башлыгы Илдус Зарипов та аларга игътибар иткән: яннарына килеп, гармун алып, “Күбәләгем” көен сузып җибәрде. “Лаеш җирендә моңа кадәр татарча көй уйнаган түгел, татарча сөйләшкән башлыкның да булганы юк иде, шаккаттык”, – ди озак еллар мәктәптә татар теле, әдәбияты укыткан Роза апа Кушмина.

Татарстан мәдәният министры урынбасары  Дамир Натфуллинга кайбер авылларда: “Яңа клублар ачу нәрсәгә кирәк, аларның кеше тормышында нинди әһәмияте бар?” – дип сорыйлар икән. “Менә авыл халкының, балаларның балкыган йөзе моңа җавап булып тора”, – диде ул һәм Хәерби мәдәният йорты директоры Айсылу Чижевскаяга Татарстан Президенты исеменнән бүләкләү сертификатын тапшырды. Клуб ачылуга авылдашыбыз, танылган телевидение журналисты Гөлнара Зиннәтуллина да кайткан иде. Бу очрашу аның күңеленә дә сары май булып яткан.

Фәния Арсланова       

Сүз уңаеннан: мәдәният йортларын “Авыл клубы” программасы буенча төзекләндерү 2015 елдан гамәлдә. Аннан бирле Татарстанда 156 бина төзекләндерелгән. Бу эш өчен 1 134,35 миллион сум  акча киткән. Узган ел 42 бина яңартылган, быел аларга тагын 40 өстәләчәк. Быел республикадагы мәдәният учакларын төзекләндерергә казнадан 639,74 миллион сум акча бүленгән.


Фикер өстәү