Ял көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы түләмәсәләр нишләргә?

Дәүләт Думасында  бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә хезмәт хакы түләнмәгән очракта нишләргә кирәклеген сөйләделәр. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов эш бирүче ял яки бәйрәм көнендә эшләткән өчен компенсация түләмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген искәртте.

Парламентарий ял көннәрендәге эш икеләтә түләнергә тиеш, диде. «Моның өчен хезмәт инспекциясе, прокуратура, суд бар», — ди Нилов.

Ул аңлатканча, беренче чиратта, хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк — анда шикаять каралачак. Эш бирүчегә җитди штраф яный. «Хәзер шактый катгый чаралар күрелә», — дип билгеләп үтте депутат.

Нилов ассызыклаганча, эш бирүче һәм хезмәткәр хезмәт килешүе төзергә тиеш. Әгәр аның шартлары нормага салынмаган графикны һәм ял көннәрендә эшләүне күздә тотмаса, бу артык эш булып санала.

 


Фикер өстәү