«Яман чир белән көрәшүе бер кечкенә генә бетчәдән башланды»

Казанда яшәүче 14 яшьлек Камилә Гыйбадуллинага  ярдәм кирәклеге хакында моннан дүрт ел элек язып чыктык.  Ул чакта бу язмага битараф калмаучылар арасында татар эстрадасы җырчылары да бар иде. Нәкъ менә алар безгә хәйрия концерты оештырырга тәкъдим итте.

Камиләгә ярдәм итү йөзеннән үткәрелгән чарада 30дан артык артист катнашты, зал шыгрым тулды. Билетлар сатылып бетсә дә, басып кына карыйк әле дип килүчеләр булды. Бу чарада газета укучыларыбыз янә бердәм икәнлекләрен күрсәтте. Кайберәүләр ел буе җыеп барган акчаларын да Камиләнең якыннарына тапшырдылар. Концерттан 250 мең сум акча җыелган иде. Шул чакта җырчы Зөлфия Шакированың сәхнәдән әйткән сүзләре истә калган. “Камиләнең туенда булырга насыйп булсын. Җәвит абыең алып барыр, мин җырлармын”, – дигән иде.  Кияүгә чыгарга җыенмаса да, Камилә әкренләп савыга башлады.

Вакыт узса да, без элемтәне өзмәдек. Камилә операцияләр кичереп, химия курслары алып кайткач, хәлен белешеп язган идек. Ул чакта кыз дөньяга башкача каравын, яман чирнең аны үзгәртүен сөйләде. “Без дөрес тукланмыйбыз икән. Хәзер мин ит ашамыйм, күбрәк яшелчәләрне сайлыйм. Ярмаларга өстенлек бирәм. Камыр ризыкларын  бөтенләй кулланмыйм”, – дигән иде ул.

Хәзер инде Камилә Мәскәүдә укый. Узган ел бер югары йортының бюджет бүлегенә укырга кергән.

– Балам авыргач,  мин дә үзгәрдем, – дип сөйли әнисе Ильмира. – Безгә зур сынаулар аша узарга туры килде. Гаиләбез таркалды. Әмма Камиләнең көчле булуы, үзен түгел, безне кайгыртуы яшәргә көч бирде. Беләсезме, мин кызымны, салкын тидереп авырса да, температурасы булмагач, укырга җибәрә идем. Юкса өйдә генә калдырасы калган. Тикшеренә башлагач, табиблар, иммунитеты төшкән, диде.  Яман чир белән көрәшүе  бер кечкенә генә бетчәдән башланды. Күкрәк тирәсендә килеп чыккан шешне алдырмыйча булмады. Онкология сүзен ишеткәч, бик курыккан идек, әмма баламның үҗәтлеге булышты.  Ул бик тиз үсте, яман чир аның үсмер чагын урлады. Камилә беркайчан да  үләм димәде, әле дә яшим дип яши.

Кызны Мәскәү табиблары гел күзәтеп тора. Әле менә бу көннәрдә дә чираттагы тикшеренүе икән. Яман чир чигенсә дә, химия терапияләре үзен сиздертә, ди Камилә. Кайчак хәле китә, хәтере начарлана.

–  Камилә авырганнан соң мин аның теләгенә каршы килмәскә булдым. Гомернең бер генә бирелгәнен аңладым. Нигә әле, болай эшләмә, тегеләй ит, дип торыйм. Мәскәүгә китәм дигәч тә, риза булдым. Димәк, аңа шулай яхшырак. Үзем дә анда күченмәкче идем, тик әтием авырып китте. Әлегә аны тәрбиялим, – ди Ильмира. – Безнең кайгыбызга битараф булмаган һәркемгә рәхмәт җиткерәм. Бер белмәгән кешеләрнең безне кайгыртуы яшәр өчен көч бирде. Ялгыз түгеллегебезне аңладык. Хәзер үзебез дә кулдан килгәнчә авыруларга ярдәм итәргә тырышабыз. Тормышның кадерен авырулар кичермичә, авырлык күрмичә белергә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү