Яман шеш белән көрәшәбез | КИҢӘШ

Халык медицинасында балан ялкынсынуга каршы торучы, канны туктатучы, сидек кудыручы, тынычландыручы буларак уңышлы кулланыла. Аңардан ясалган препаратлар теш уртлары канаудан, тәнгә бетчә чыгудан, невроздан, йокысызлыктан файдалы. Шулай ук бу җиләк – витаминнар чыганагы да. С витамины аеруча күп.

Дару чималы итеп, баланның җимешләре еш кулланыла. Аның согы кан тамырларын холестериннан чистарта, организмнан токсиннарны, радионуклеидларны, авыр металларны чыгара. Балан согы, нәкъ менә хатын-кыз организмына файдалы матдәләргә бай булганлыктан, сөт бизе яман шешенә дә каршы тора ала дип санала.

Сокны болай ясыйлар: 3-4 тәлгәш җиләкне яхшылап юып, шуларга кайнап торган 1 стакан су коярга. Өстен каплап, 5 минут тотканнан соң, судан алып, агач кашык белән изәргә. Согын марля аша сыгып чыгарырга да шул ук суны өстәргә. Кайнар килеш эчәргә дә ярый, суытып та. Тик әзер сокның саклану вакыты 4 көннән артмый. Саклау вакытын озайту һәм файдалы үзлекләрен арттыру өчен, 1 стакан сокка 3 аш кашыгы бал кушарга мөмкин.

Күкрәк рагына каршы сокны көнгә ике тапкыр, ашаганнан соң 1-1,5 сәгать үткәч, яртышар стакан эчәргә кирәк. Бер үк вакытта баланның изелгән җимешләрен компресс итеп тә куялар.

Файдасы күп булуга карамастан, баланны кулланырга ярамаган очраклар да бар. Мәсәлән, йөкле вакытта һәм бала имезгәндә, җенес әгъзаларында йогышлы авырулар булганда, аны ашау тыела. Бөердә ташлар барлыгы ачыкланса, кан басымы түбәнәйсә, ашказаны яки уникеилле эчәк җәрәхәте булса да, балан препаратлары белән сак булырга кирәк.

Күкрәк яман шешеннән саклаучы эчемлекләр

  1. Составы: 1 брокколи кәбестәсе, 1 чынаяк җир җиләге (клубника), 1 чынаяк соя сөте. Брокколины 10 минут пешереп, суытыгыз. Барысын бергә блендерда изегез һәм яхшылап болгатыгыз. Тәменчә шикәр комы кушарга мөмкин.
  2. Составы: 1 анар, 3 кишер, 1 аш кашыгы җитен орлыгы. Анарның орлыкларын блендерда ваклагыз һәм иләк аша согын аерып алыгыз. Шуңа кишер согын, төелгән җитенне кушып болгатыгыз. Тик шунысы бар: “яман шеш” диагнозы куелган икән инде, бу эчемлекләр коткарып калмас. Алар табиб дәвасына өстәмә генә була ала.

 


Фикер өстәү