Ярминкә фаҗига белән тәмамланган

Башкортстанның Күгәрчен районында ярминкәгә азык-төлек сатып алырга килгән 86 яшьлек бабайның кинәт хәле киткән. Аңа ярдәмгә янәшәдә кизү торган табиблар килгән.  Бу турыда «Кызыл таң» хәбәр итә.

Bash.news язуынча, бөтен республика буенча меңләгән кеше кебек үк, әлеге карт та бүген күтәренке кәеф белән үзәк урамга чыккан. Сатучылар, бабай үзен яхшы хис итте, барысы белән дә исәнләште, сәламәтлек теләде, ди.

Фаҗига бабай кәбестә сатып алганда була. Хәле начарланып, егыла башлый, аны сатучы тотып ала. Табиблар аңа беренче ярдәм күрсәтә башлый, ләкин ветеранны коткарып кала алмаганнар.

Кайбер мәгълүматларга караганда, бабай йөрәк өянәгеннән үлгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/12/195177/


Фикер өстәү