Яшәртә торган сигез ризык исемлеге

Табиблар яшәрергә ярдәм итә һәм составында файдалы микроэлементлар булган сигез продуктны атады. Бу хакта «Известия» газетасы «Медикфорум»га сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, яшәрү өчен кара шоколад (ул флавонидлар һәм антиоксидантларга бай) ашарга, шулай ук яшел чәй (анда коллаген һәм полифеноллар бар) эчәргә кирәк. Моннан тыш, пешерелгән каһвә дә организмның халәтенә уңай йогынты ясый.

«Америка Милли онкология институтының соңгы тикшеренүләренә караганда, каһвә составындагы биологик актив кушылмалар тән тиресен меланомадан сакларга ярдәм итә ала», — дип искәртә «Медикфорум».

Рационга шулай ук авокадо кертергә кирәк – ул калий, клетчатка һәм майлы кислоталарга бай. Помидордагы ликопин инсульт куркынычын киметә, ул шулай ук йөрәге авыртучыларга һәм мәни бизендәге яман шеш вакытында файдалы. Моннан тыш, карбыз һәм кара җиләккә дә игътибарга итәргә кирәк. Кара җиләктәге күпсанлы витаминнар тән тиресен тагын да шомарак итәргә сәләтле.

Экспертлар рационга балык, аеруча сөләйман балыгын да кертергә кирәк киңәш итә – анда омега-3 матдәсе күп була.

 


Фикер өстәү