Яшь комбайнчы: “Авылда каласым килә”

“Яшьтәшләрем шәһәргә атлыгып торса да, мин киләчәгемне авыл белән бәйләргә телим”. Яшь комбайнчылар арасында узган “Хезмәт кешесенә дан” республика телевизион конкурсында икенче урын алган Илшат Нәфыйков әнә шулай ди.

Илшат Арча районының Өтнә авылыннан. Эшләве исә “Кырлай” җәмгыятендә. Әтисе үрнәгендә тәрбияләнгән егетнең комбайн иярләргә тартылуы да гаҗәп түгел.

– Әти хезмәт кешесе булгач, мине дә гел үзе белән кырга алып йөрде. 5 нче сыйныфта укыганда инде аның ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Быел беренче тапкыр үзем комбайн руле артына утырдым. Хәзер инде әти – минем ярдәмчем. Урып-җыю вакытында көне-төне кырда булдык. Абыем да авылда бәрәңге ала торган комбайнда эшли, – ди Илшат.

Быел ул 33 мең центнер ашлык җыеп алып, Арча районында барлык комбайнчылар арасында беренче урынга чыккан булган. Яхшы күрсәткечләргә ирешкән берничә кеше арасыннан республика бәйгесенә Илшатны сайлап алганнар.

Конкурс исә ике этаптан торган. Беренчесе теория өлеше булса, икенчесендә белгәнеңне эшләп күрсәтергә туры килгән. Әлеге вакытта яшь комбайнчы Арчаның агросәнәгать көллиятенең дүртенче курсында белем ала. Бәйгедә җиңеп чыгуында уку йортының да, әтисенең дә өлеше зур дип саный ул.

– Теоретик белемнәрне көллият бирсә, эшнең барлык нечкәлекләрен, транспорт серләренә әти төшендерде. Аның комбайнда эшләү буенча 39 еллык эш тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә минем җиңүемә якыннарым да бик сөенде, – ди ул.

Илшат Нәфыйков көллиятне тәмамлагач, укуын Казан дәүләт аграр университетында дәвам итәргә тели.

– Югары белем алгач та, авылга кайтып, үз белгечлегем буенча эшлисем килә. Бездә яшь белгечләргә йорт салып бирәләр. Әнә шунысы да кызыктыра. Хәзер минем яшьтәшләремнең күпчелеге шәһәрдә калу җаен карый. Ләкин шартлар һәм эшләү теләге, эшләр урын булганда авылда яшәү рәхәтрәк дип уйлыйм, – ди Илшат. – Конкурста катнашкач, тагын бер максат барлыкка килде: киләсе елга беренче урынга чыгарга телим.


Фикер өстәү