Яшел Үзәндә егетләр ир-атны талаган

Яшел Үзәндә егетләр ир-атны талаган. Аның телефонын чәчәк кибетендә сатарга омтылып караганнар. Бу хакта ТР Росгвардия матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

«Зыян күрүче таныш булмаган егетләр белән хәмер эчкән, алар арасында низаг чыккан һәм аның телефонын тартып алганнар», — дип сөйләделәр Росгвардиядә.

Росгвардия хезмәткәрләре оператив рәвештә һөҗүм итүчеләрнең берсен ачыклый. Ул моңа кадәр хөкем ителгән 21 яшьлек ир-ат булып чыга.

Егетне полиция бүлегенә алып киләләр. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Татар-Информ"

 


Фикер өстәү