Яшел Үзән фермерларыннан бушлай бәрәңге алып була

Яшел Үзән районы фермерлары мохтаҗларга бәрәңгене бушлай өләшә. Яшелчәне кешеләр бәрәңге кырыннан үзләре җыеп алып китә ала. Шулай ук килә алмаганнарга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Бу игелекле эштә  волонтерлар ярдәм итә икән. 

«Овощевод» җәмгыяте директоры Илшат Сабирҗанов безгә әйтүенчә, әлеге акцияне алар Әйша фермеры Борис Комиссаров белән бергәләп башкара.

– Мондый акцияне быел беренче тапкыр үткәрдек. 15 көн элек башлаган идек. Хәзер күп калмады инде. Теләге булганнар 6 октябрьда да килеп җыеп китә ала. Аларга казып бирәбез. Җыюын үзләре җыячак. Шулай ук сәламәтлекләре аркасында килә алмаучыларга студентлар, волонтерлар да булыша, – диде Илшат Сабирҗанов.

Бәрәңгене Яшел Үзән шәһәреннән аз керемле гаиләләр, ятимнәр, өлкәннәр килеп алган.

– Күпме бәрәңге биргәнебезне төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин килгән бер генә кеше дә буш китмәде. Бүгенгә 10 гектар мәйданның 2 гектары калды. Быел бәрәңге уңды. Ә кемдер аны сатып ала. Шуңа күрә чыннан да мохтаҗ булган кешеләргә бераз гына булса да ярдәм итәсебез килде, – диде фермер.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү