«Яшелчәнең шунысы уңай: хәләлме-түгелме дигән зур таләпләр куелмый»

Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылында бик матур гадәт бар. Менә өченче ел инде бизнәлеләр көзге уңыштан бирелергә тиешле гошер сәдакасын башкалабыздагы 18 нче үзәк шәһәр хастаханәсенә тапшыра. Бу изге эш быел сентябрьнең соңгы якшәмбесенә – 29ына туры килде. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе дә тантананың шаһиты булды. 

Машинада, бәрәңге төялгән капчыклар арасында чөгендер, кишер төялгәннәре дә бар иде. Әлеге дәвалау мәркәзенең үзенчәлеге шунда: хастаханәнең Зорге урамындагы (элек балалар бакчасы буларак эшләгән 2 нче йорт) бинасында ташлап кителгән, үксез калган имчәк балаларыннан алып дүрт яшкәчә ятимнәрне тергезә, тәрбияли торган көндезге стационар эшли. Республикабыздагы шушындый бердәнбер нарасыйлар йорты бу. Бизнәлеләр менә өченче ел инде гошер сәдакаларын шушы адреска юллый.

– Без бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, ислам динебезне саклап яшәргә тырышабыз. Аллага шөкер, быел бәрәңгеләр бик уңды. Ничек инде шушы кадәр нигъмәттән сабыйларга өлеш чыгармыйсың?! Бездә, күп җирдә кабул ителгәнчә, гошер сәдакасын мәчеттә җыялар. Авыл картлары, муллабыз Ярулла хәзрәт Салихов, әлеге уңыштан ятимнәр дә авыз итсен, үзебезгә дә шушы ризыкларны ашап бәрәкәтен күрергә язсын иде, дип озатып калды. Рәхәтләнеп кабул итегез, – диде яшелчәне бушатканда, ерак араны якынайтып, “икенче икмәк”не китереп җиткергән машина йөртүче Марсель Хәйретдинов.

Ул көнне хастаханәнең баш табибы Ринат Җәләлетдинов та, көндезге стационар бүлеге мөдире Татьяна Мороз да әлеге игелекле гамәлләре өчен бизнәлеләргә рәхмәтләрен укыды.

Биредә тәрбияләнүче ятим балалар хакында аерым әйтеп китәргә кирәктер. Чирек гасыр элек ачылган әлеге үзәктә даими тәрбияләнүче сабыйлар саны туксанынчы, ике меңенче елларда 40-50 тирәсендә тирбәлгән. Шөкер, хәзер бу күрсәткеч ике мәртәбә кимегән: 20–25 чамасы. Бу җәһәттә мин, үзәк хезмәткәрләреннән, чит илләрдәге кебек артык тоелган бәбиләрне калдыру өчен республикабызда да бэби-бокс ачуларына ничек карыйсыз, дип сораштырдым. Җавап тискәре булды. “Мондый махсус урын ачу үзе үк “күке аналарны” чакырып тору, рөхсәт бирү булыр кебек сыман. Калдырып китәргә теләгән кеше болай да теләсә кайда ташлап калдырырга мөмкин”, – дип белдерде алар.

Бизнәлеләр гошер сәдакасын ни өчен нәкъ менә бирегә китерергә булган соң? Моның сәбәбе гади генә. Шушы авылда туып үскән, озак еллар әлеге 18 нче хастаханәне җитәкләгән, хәзерге вакытта баш табиб урынбасары булып эшләүче Рөстәм Бакиров башына килгән тәкъдимне авылдашлары биш куллап хуплап чыккан. Табибка бу фикер өченче ел туган җирендә “Бәрәңге бәйрәме” оештырганда килгән икән (тантанада яңгыратыр өчен “Бәрәңгегә мәдхия” дигән җыр да язган ул (Тәлгать Вәлиев музыкасы).

– Сер түгел, элеккеге елларда авыл халкы өстәлендә бәрәңге белән сөте булса, үзен бай хис итә иде. Мәсәлән, без гаиләдә җиде малай үстек. Шул хәтле баланы тәрбияләп кара! Без үскән чакта, сугыштан соңгы елларда бәрәңге икенче генә түгел, беренче икмәк иде. Шуңа күрә миңа хәзер дә табында бәрәңге булмаса, нидер җитмәгән кебек. Менә ун ел инде без Бизнәдә авыл көне уздырабыз. Өченче ел аны “Бәрәңге бәйрәме” итеп тә үткәрдек. Шунда авылдашлар белән киңәшләшеп хастаханәбездә тәрбияләнүче ятим балаларга гошер сәдакасы итеп бәрәңге җибәрергә булдык, – дип сөйләде бу уңайдан әлеге эшнең башында торган Рөстәм Бакиров. Шунысы кызык: Бизнәдә бүген Кукмара, Арча, Түбән Кама районнарында яхшы дип табылган биш сортлы бәрәңге игәләр икән.

Шөкер, әлеге ярдәм халкыбызның көзге уңыштан гошер сәдакасы бирү зарурлыгын белүе, мөселманнарыбызның ятим балаларга ничек тә булышырга теләве турында да сөйли. Гореф-гадәтләребезне югалтмыйбыз, савап эшләргә ашыгабыз, димәк. Татарстан Диния нәзарәтенә шылтыратып, быел республикабызда гошер сәдакасын җыю ничек оештырылуы турында сораштык. “Аллага шөкер, халкыбыз хәзер гошер бирү кирәклеген аңлый башлады. Бу эшне оештыру белән әле быел гына ныгытып шөгыльләнә башладык. Былтыр 600 тонна чамасы яшелчә җыелса, быел гошер күрсәткече ике мәртәбә артты: 1109,5 тонна яшелчә җыелды. Бу җәһәттә Балтач, Балык бистәсе, Теләче, Чирмешән, Буа, Әтнә, Саба районнары халкы бик зур активлык күрсәтә. Былтыр “Зәкәт” фонды башкалабыздагы йөз мохтаҗ гаиләгә гошер сәдакасы тапшырган булса, быел тугыз йөз гаиләгә шушындый ярдәм күрсәтелде. Инде гошер итеп бирелгән яшелчә санын исәпкә алмый башладык. Бирергә теләгән кеше мәчетләргә, мәдрәсәләргә тапшыра ала. Яшелчәнең шунысы уңай: хәләлме-түгелме дип аңа иткә булган кебек зур таләпләр куелмый. Яхшы сыйфатлы булу-булмавын күз белән карап та чамаларга мөмкин”, – дип җавап бирде безгә бу уңайдан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте башлыгы Резедә Закирова.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү