ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт биргән кеше нинди җәзага тартыла?

Әтисенә машина йөртү таныклыгын алу өчен Казан кешесе ЮХИДИ инспекторларына ришвәт биргән һәм шуның өчен аны хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, 2017 елның апрелендә Казанда яшәүче ир-ат әтисеннән 30 мең сум акча алган. Акчаны ул танышларына биргән. Алар акчаның өчтән бер өлешен үзләрендә калдырган, калганын Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге теркәү-имтихан бүлеге хезмәткәренә биргән. Нәтиҗәдә, полицейский ир-ат өчен теоретик имтихан тапшырган.

Казанда яшәүче 32 яшьлек ир-ат зур күләмдә ришвәт алуда арадашчылык иткән өчен өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, аңа ике елга сынау срогы һәм 150 мең сум штраф билгеләнгән.

Элегрәк ир-атның әтисе дә өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Ә теркәү-имтихан бүлеге хезмәткәренә карата тикшерү бара.

 

«Татар-Информ»


Фикер өстәү