ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тәрзәсендәге тонировканы урында ук куптартырга хокуклымы?

Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре транспорт чарасын тоткарлаган урында тонировка элпәсен куптарып алуны таләп итә алачак. Әмма моның өчен әлеге таләпне язма формада рәсмиләштерергә һәм аның үтәлешенә ким дигәндә бер тәүлек вакыт бирергә кирәк. Бу хакта Россия Генераль прокуратурасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

ЮХИДИ һәм РФ Генераль прокуратурасының ЛДПР фракциясе башлыгы урынбасары, Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Ниловның (ул мондый таләпләрнең законлылыгын аңлатуны үтенгән иде) соравына җавапларда шул хакта сүз бара.

«ЮХИДИ идарәсе башлыгы Михаил Черников фикеренчә, машина йөртүчеләргә карата мондый таләпләр язма формада рәсмиләштерелергә һәм аларны үтәү өчен ким дигәндә бер тәүлек вакыт бирелергә тиеш», — диелә депутатның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Үз чиратында, генераль прокурорның беренче урынбасары Александр Буксман Ярослав Ниловның соравына Генераль прокуратураның да позициясе шундый дип җавап биргән. Ведомство мәгълүматлары буенча, «язма формада рәсмиләштерелгән таләп кенә законлы санала».

 


Фикер өстәү