Законсыз агач кисүчеләргә көн бетә

Урман хуҗалыгына үзгәрешләр кирәк! Россиянең 40 төбәгеннән 400дән артык урман белгече Казанга җыелып “Урманнар белән  идарә итү һәм бизнес максатында урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы” форумында шул хакта сөйләштеләр. «Мондый очрашулар урман хуҗалыгында проблемаларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итәр», — диде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.

Урман хуҗалыгына акчаны кызганмаска кирәк — форумда яңгыраган төп фикерләрнең берсе шул. Әгәр матди як ныклы икән, янгыннарны да булдырмый калырга, аңа каршы көрәшергә дә була.

– Урман хуҗалыгына бюджеттан бирелә торган акча күләменнән риза түгелбез, – диде Дәүләт Думасы депутаты Алексей Канаев. — Дөрес, финанслау өч ел эчендә 4 млрд сумга артты, әмма бу гына җитми. Шунлыктан  быел урманда  янгыннарны булдырмас өчен Россия хөкүмәте резерв фондыннан 6,5 млрд сум акча бирде.

Урман тармагын цифрлаштыру да мөһим. Эш башлануы турында Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев хәбәр итте. Татарстанда 2020 ел башында урманнарны күзәтү һәм мониторинг үткәрү системасы эшли башлаячак.

2011 – 2019 еллар эчендә республикадагы урманнарны торгызу буенча 1,2 миллион гектарда эшләр башкарылган. Быел шәһәр яны, Яшел Үзән, Кайбыч урманчылыкларында 80 мең гектар җирдә урман торгызу эшләре алып барылачак. Моның өчен республика бюджетыннан 7 миллион сум акча бирелгән.

– Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән геомәгълүматлаштыру системасы гамәлгә ашырыла. Ул урманчыларга  гына түгел, гади кешеләр өчен дә уңайлы булачак, – ди Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. Министр әйтүенчә, алга таба космостан алынган фотолар ярдәмендә урман фондының үзгәрешләрен белеп булачак. Әлеге системаны ясау 6 миллион сумга төшкән. Министрлыкка моңа кадәр дә үлән янса да хәбәр килә иде. Шул хәбәр тиз арада кем территориясендә янгын чыккан, шул урманчылыкка тапшырылып, 2011 елдан бирле урманда бер янгын очрагы да теркәлмәде. Әлеге алымның нәтиҗәле булуын аңлап, урманчылар барлык җиргә дә күзәтү урнаштырмакчы. Ул янгыннан гына саклап калмас, законсыз агач кисүчеләрне ачыкларга да ярдәм итәр, дип өметләнәләр.

Һавадан күзәтү башланган инде. Республика урманчылыкларын космостан фотога төшереп алганнар. 17 урманчылык  682 547 гектар  мәйданны били. 467 урында урман торгызу эшләре башкарылганы, 169 җирдә урман патологиясе барлыгы ачыкланган.

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов урман торгызуга зур әһәмият бирергә кирәк дигән фикердә.

– Моның бер яктан — экологик, икенче яктан икътисадый файдасы булачак. Киселгән агачны сатып, акчага әйләндерергә була. Шул рәвешле урман тармагында эш урыннары да барлыкка китерәчәк, – ди ул. – Хәзер яңа технологияләр, алымнарны өйрәнәбез. Шулай ук урманны исәпкә алуның яңа заманча юлларын эзлибез.

Белгәнебезчә, урманда ниндидер эш алып баручылар соңыннан аны торгызырга да тиеш. Хәзер алар урманны бер урында киссәләр, икенче җирдә утырта алалар. Кайда утыртырга икәнлеген урманчылар күрсәтәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү