Җәзаларга ярамый кичерергә | Үлем җәзасының файдасы бармы?

Үлем җәзасы – җинаять хокукында иң авыр җәза. Бу карарны бик куркыныч җинаять кылучыларга чыгаралар. Безнең ил әле дә булса үлем җәзасыннан тулысынча баш тартмаган, ләкин аны гамәлгә ашыруга мораторий (кичектерү хокукы) салынган. Ул Россиядә гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә үзгәртелгән. Илдә үлем җәзасы соңгы тапкыр 23 ел элек кулланылды. 1996 елда 11 малайны көчләгән һәм вәхшиләрчә үтергән өчен Сергей Головкинны аттылар.

Үлем җәзасын кире кайтару, кайтармау турындагы бәхәсләр бүген дә тынып торганы юк. Бу юлы әлеге сөйләшүләр Саратов шәһәрендә берничә тапкыр хөкем ителгән Михаил Туватин кулыннан харап булган тугыз яшьлек Лиза Киселева вакыйгасыннан соң күтәрелде.
Сүз дә юк, үлем җәзасын кире кайтару – четерекле һәм каршылыклы мәсьәлә. Без аралашкан экспертлар фикерләренең төрле булуы да әнә шуны дәлилли.

https://vatantat.ru/2019/10/ir-at-bulgach-t%d2%afz%d3%99seme-armiyad%d3%99-sigez-keshene-%d2%afterg%d3%99n-eget-tatarstannan-t%d2%afgel/

“Үлем җәзасының файдасы юк”
1978–2007 нче елларда Татарстан Югары Cудында эшләгән һәм үзе дә үлем җәзасы карарын чыгарган судья (мәгълүм сәбәпләр аркасында ул исем-фамилиясен күрсәтмәвебезне сорады) сүзләре бу.
– Кирәкме, юкмы? Бу сорауны ишеткәч, күңелемдә ике “мин” көрәшә башлый, – ди ул. – Аның беренчесе – суд эшләренә бернинди дә катнашы булмаган гап-гади кеше. Ул, үлем җәзасы кирәк, ди. Ә судья буларак шуны әйтәм: үлем җәзасының нәтиҗәсе юк. Ул кулланылганда да, үтерү, миллиардлар урлау кимемәячәк.
Моны әңгәмәдәшебез берничә мисал белән дә дәлилләде. Аның берсен генә язабыз.
– 1970 нче елларда бер танышымның абыйсы тугыз айлык көмәне булган хатынын вәхшиләрчә үтерде. Суд аңа үлем җәзасы бирде. Эше Мәскәүгә китә дә, анда “атарга” дигән карарны 10 ел төрмә белән алыштыралар. Срогын үтәгәч, теге кеше туган якларына кайта да, 11 яшьлек баласы булган тагын бер хатынга өйләнә. Аларны да үтермәкче булган, ләкин тегеләр качып котылган. Нәтиҗәдә кабат 12 елга хөкем иткәннәр. Ниятен ахырга кадәр җиткергән булса, аны, һичшиксез, атачаклар иде. Ул моны бик яхшы белә бит югыйсә. Күрәсезме, аны үлем җәзасы да куркытмаган хәтта, – ди ул.
Халык кубарылып чыккан очракта да, үлем җәзасының гамәлгә ашырыла башлаячагына ышанмый ул. Һәм моны менә нәрсә белән аңлата:
– 1980 нче еллар ахырына кадәр Советлар Союзы үлем җәзасын куллану буенча дөньяда икенче урында торды. Беренче урында – Көньяк Африка. Ә Европа илләрендә бу күптән беткән иде. Безнең халыкны тыяр өчен ул вакытта үлем җәзасы кирәк иде. Әгәр Европа илләре безне: “Ничек инде алга киткән, цивилизацияле илдә мондый карар чыгарыла?” – дип “кысрыкламаса”, ул әле дә булса үз көчендә калыр иде. Шуңа күрә хәзер Россия моңа беркайчан да бармаячак. Үлем җәзасы кертелмәүнең төп сәбәпләренең беренчесе әнә шул дип уйлыйм.

Шулай да, кулланылган очракта, ул үлем җәзасын балигъ булмаган яшьтәге балалар белән бәйле җинаять кылучыларга кулланып булыр иде дип саный.
– Соңгы елларда балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаять эшләре бик күпкә артты, – ди әңгәмәдәшем. – Яшь балаларның җанын кыялар, урлыйлар, көчлиләр. Алар кичергәнне берни белән дә чагыштырырлык түгел. Менә шундый вәхшилек кылучыларны мин үлемгә хөкем итәр идем. Бәлки, шуның белән ун баланың икесен саклап калып булыр иде. Ә башка очракларда үлем җәзасы файдасыз. Бу чараның нәтиҗәсе барлыгын белсәм, авыр җинаять кылучыларга үлем җәзасын бирер идем.
Үзе үк шушы карарны чыгарган кешенең хис-кичерешләре белән дә кызыксындык.
– Үлем җәзасына кул кую бик авыр. Ничек кенә булса да, кешене син үзең үтергән кебек, – ди тәҗрибәле, күпне күргән судья. – Хөкем ителгәннәрне төнлә аталар иде. Кемнедер — өч, алты айдан, кемнедер бер елдан соң. Ә җинаятьчеләргә төгәл вакытны әйтмиләр. Шуңа күрә алар һәр төнне үз вакытларын көтеп чыга. Шул вакыт эчендә алар үзләре үк “кибеп” бетә. Акылдан шашканнары да була иде. Әни миңа һәрвакыт (әле ул минем нинди карарлар чыгаруым турында белми дә иде): “Улым, төрмәгә утыртасың, бу бит – гөнаһ”, – дип әйтә иде. Ләкин хөкем ителүче чыннан да вәхшиләрчә җинаять кылган икән, хөкем карарына тыныч күңел белән кул куя идем. Аеруча төрле вакытларда берничә кешенең җанын кыйган булса. Андый карарлар бик күп чыгардым. Төгәл санын хәтерләмим дә. Бер карарга килгән, ләкин төрле хис калдырган мисаллар да байтак булды.

1982 елларда авылда үскән, үз яшемдәге егетне хөкем итәргә туры килде. Төрле районнардан булсак та, аның тормыш юлын үземнекенә охшаттым. 12 яшьләрендә аның әнисе үлә. Әтисе кабат өйләнә. Тормышы начар, әтисе гел кыйный торган була. Өйдәге хәлләргә чыдый алмыйча, Ярославльгә эшкә китә. Документлардан аңлашылганча, икебез дә бер вакытларда шунда булганбыз. Мин дә бәхет эзләп чыгып киткән идем. Тик мин – училищега, ә ул – урамга, караклар арасына эләгеп, бозык юлдан китә. Миңа да андый тәкъдимнәр булды, ләкин әни көчле булган, ак белән караны гел әйтеп торып, күңелгә сеңдереп үстергән. Ә егетнең андый кешесе булмый. Шулай итеп, вак-төяк статьялар белән җиде тапкыр төрмәдә утырып чыга ул. Пермь өлкәсендәге төрмәдән бер ир-ат белән бергә чыгалар. Юлда тавыш чыгып, тегене кыйнап үтерә. Шуннан соң туган якларына 83 яшьлек әтисе янына кайтып төшә. Эшләми. Әтисе белән гел сүзгә килә. Шундый бер ачуланышу вакытында ул әтисен дә ачудан кыйнап үтерә. Судта: “Бала чагымдагы бөтен кимсетүләр, әрнүләр күз алдымнан үтте”, – диде. Менә шул кешенең бала вакытта күргән авырлыклары күңелгә бик нык кереп калды. Үземнең дә күбесе башымнан кичкән иде. Сүз дә юк, “атарга” дигән карар чыгардык, әлбәттә. Ләкин иң кызыгы шунда: ул моны үзе сорады. “Тормышым юк инде. Атыгыз мине”, – диде. Ләкин күңелем белән каршы идем. Әгәр закон мөмкинлек бирсә, мин аны аттырмас идем.
Икенче мисал. Беркайда да эшләмичә, әнисе тапканны гына ашап-эчеп ятучы бер егетне дә хөкем иттем. Вак хулиганлык өчен әледән-әле милициягә дә эләгә. Зыян күрүчеләр кызганып калмаса, берничә тапкыр төрмәгә дә эләккән булыр иде. Бәлки, шулай хәерле дә булган булыр иде. Чөнки озакламый ул классташының энесен үтереп, елгага ташлый. Шуңа суд карары чыгардым. Егетне суд залындагы читлеккә кертеп утырттылар. Зыян күрүчеләр күрсәтмә бирә. Карыйм, теге егет бер урында басып тора алмый: җенләнә, тегеләр сөйләгәнгә ачуы котыра, авызыннан күбек китте хәтта. Менә моны чыгарып җибәрсәң, күпме кешенең башына җитәргә мөмкин бит, дигән нәтиҗәгә килдем. Моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылганы булмаса да, үлем җәзасын чыгардык. Чөнки аның әшәкелеге һәр күзәнәгендә иде. Аңа мин бернинди икеләнүсез кул куйдым. Менә сезгә ике язмыш – һәм бер төрле карар.

“Алтын урталык кирәк”
Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, тоткынлыктан азат ителүчеләр өчен оештырылган реабилитация һәм адаптация үзәге директоры Азат Гайнетдинов фикеренчә, бу мәсьәләдә бер чиктән икенче чиккә ташланырга кирәкми.
– Мин һәр нәрсәдә дә алтын урталыкны яратам, – ди ул. – Бу мәсьәләдә дә шундый фикердә торам. Аерым очракларда үлем җәзасын кулланырга булыр иде. Мәсәлән, кыз баланы харап иткән кешене ни өчен ашатып яткырырга? Күп очракларда алар колониягә барып җиткәнче үк үз-үзләренә кул сала. Шәхсән үзем шундый ике очракны беләм. Төрмәдән чыккач та, алар кабат шул юлга баса. Шуңа күрә әгәр аның вәхшилеге исбатланган икән, ни өчен үлем җәзасын кулланмаска? Кайбер кешеләр, кешелеклелек күрсәтеп, моңа каршы чыга. Андыйлар үзләре үк балаларына сакчы яллый бит, чөнки маньяклар безнең арада йөри. Ни өчен аларны кызганырга? Моннан тыш, тонналап наркотик сатып, халыкны агулаган кешеләргә дә шушы ук җәзаны кулланырга булыр иде. Озак вакытка утыртсалар да, аларның акчасы күп, мәкерле эшләрен дәвам итүнең төрле юлларын табалар. Ә башкача без бу җинаятьләрне туктата алмыйбыз.
Шул ук вакытта ул әлеге җәзаны нахакка хөкем ителгәннәргә карата кулланудан да сак булырга кирәк, дигән фикердә тора.
– Бу кеше чыннан да җинаять кылганмы, әллә аны үз өстенә алырга мәҗбүр иткәннәрме? Мондый очракларда үлем җәзасының, әлбәттә, куркынычы бар. Шуңа күрә бу эшне берничә судья карарга, судта присяжныйлар катнашырга тиеш, – дип саный Азат Гайнетдинов.
Берничә тапкыр хөкем ителгән, каты режимлы төрмәдә утырган, кыскасы, гомеренең 16 елын тоткынлыкта уздырган Сергей Чухров күп сүзле булмаса да, фикерен кистереп әйтте:
– Тикшерү барганда гомерлеккә мәхрүм ителгәннәр белән бергә утырырга туры килгән иде. Андыйлар яшәргә тиеш түгел, әлбәттә. Алар, чыннан да, бик куркыныч кешеләр. Ләкин ялгышлык китмәсен өчен, карар берникадәр вакыттан соң гына гамәлгә ашырылырга тиеш. Ләкин бу – тагын өстәмә чыгым дигән сүз. Шуңа күрә аерым очракларда кулланырга мөмкин дип саныйм. Тик барысы да бик нык уйланылган булырга тиеш.

Тоткыннар да эшләргә тиеш
Хәзер Россиядә иң авыр җинаять кылучылар гомерлеккә иректән мәхрүм ителә. Аларны тоту өчен күпме акча сарыф ителә соң? Әлеге сорауны без Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат үзәгенә юлладык.
– Беренчедән, Татарстанда гомерлеккә иректән мәхрүм ителгәннәр өчен учреждениеләр юк. Шуңа күрә финанслау мәсьәләсен әйтә алмыйбыз. Һәрхәлдә аны төгәл әйтеп тә булмас иде, чөнки саннар әледән-әле үзгәреп тора. Монда, беренче чиратта, азык-төлеккә бәяләр, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү, гигиена һәм көнкүреш кирәк-яраклары, медицина хезмәте исәпкә алына. Хәтта хезмәткәрләргә түләнгән акча да ахыр чиктә тоткыннарга хезмәт күрсәтүгә киткән акча булып санала, – диде матбугат хезмәте җитәкчесе Алексей Ларин.
Аның сүзләре буенча, тоткынлыктан чыкканнарның 50 проценты кире төрмәгә әйләнеп кайта.
– Җәмгыять аларны кабул итми. Барыр җире, көтәр кешесе, яшәр өчен акчасы, эше юк, тормышка яраклаша алмый. Махсус җинаять кылып, кичәге тоткын кабат “җылы урын”га кайта. Биредә аларны ашаталар-эчертәләр, торыр урын өчен дә кайгырасы юк. Республикада мондый кешеләр белән шөгыльләнә торган үзәк тә бар. Ә федераль дәрәҗәдә бу проблемалар белән шөгыльләнә торган оешма юк, – ди ул.
Моннан тыш, закон буенча, тоткын тик ятарга тиеш түгел. Эшләп ашарга тиеш ягъни. Эшләүдән баш тарта икән, тәртип бозучы булып санала. Матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, төзәтү учреждениесендә яшәгән, шул исәптән коммуналь хезмәтләр өчен, эшләүче тоткынның хезмәт хакыннан акча тотылып калына. Тоткынлыкта эшләүдән баш тарткан очракта, кеше иреккә чыккач, әлеге чыгымнар суд аша кайтарылырга мөмкин. Мәсәлән, дүрт ел төрмәдә утырган Түбән Кама кешесе колониягә 112 312 сум бурычлы булып калган. Әлеге суммага туклану, киенү, коммуналь хезмәтләр, шәхси гигиена чаралары керә.
Шулай итеп, узган ел мондый тоткыннардан суд аша 840 мең сум акча алынган. Ел башыннан судларга 800 мең сумга исәпләнгән дәгъва тапшырылган.

ФИКЕР:

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Рафаил ДӘҮЛИЕВ:
– Юрист буларак, мин иң зур җәза – үлем җәзасы туктатылу белән килешәм. Россиядә ул гомерлеккә иректән мәхрүм ителү белән алыштырыла. Үземә дә әлеге кешеләр белән бик күп тапкыр аралашырга туры килде. Аларның күбесе: “Мине атсалар, яхшырак булыр иде”, – диләр. Чөнки яши-яши ул кеше нинди зур җинаять кылганын аңлый. Икенчедән, карарны судья, ягъни кеше кабул итә. Ә ул ялгышырга да мөмкин. Судьяларга ышансак та, кеше факторы дигән нәрсә бар. Маньяк Чикатилоның бер җинаяте өчен бер гаепсез күпме кеше җәзаланганлыгын гына искә алыйк. Мондый мисаллар берәү генә дә түгел. Шуңа күрә мин иң зур җәза гомерлеккә иректән мәхрүм итү булырга тиеш дип саныйм. Минемчә, җинаять кылучыларга карата кешелекле булырга тиешбез. Кичәге тоткыннарга зур игътибар күрсәтелергә, алар белән эшләүче оешмалар күбрәк булырга тиеш. Үлем җәзасын куллану мәсьәләсендә АКШны да, Кытайны да, Гарәп Әмирлекләрен дә мисалга китерергә кирәкми. Әйдәгез, цивилизация саклыйк. Кешегә гомер бер генә бирелгән һәм хөкүмәтнең аны тартып алырга хокукы юк. Җәмгыятьне мондый җинаятьчеләрдән саклауның башка ысуллары бар.

Зөһрә Садыйкова


3 фикер

  1. Күп очракта эчкечелек, наркомания гаепле. Ирләрне аендырырга кирәк. Эшләми икән — сак астында эшләтергә, эчә икән — мәҗбүри дәваларга. Дәваланырга теләми икән — барысын бергә җыеп берәр утрауга илтеп ташларга

  2. Мин барысы белэн дэ бик килешеп бетмим.Эгэр кешенен гаебе бар икэн,кузгэ куренеп торган дэлиллэр булуы расланса,элбэттэ бу жинаятьчене утыртырга кирэк.Э менэ безнен очракта,минем улымнын гаепле булуын раслап та тормыйча,тикшеруче юньлэп тикшереп тэ тормыйча,эшне судка жибэрде.Э судьяга шул гына кирэк тэ,тогэл дэлиллэр булмый торып,5,5 ел биреп утыртып куйды.Алар барысы да бер система,берсен-берсе батырмыйлар.Премия ,дэрэжэ алу очен,кешенен гомере белэн уйныйлар.Ничек яшилэр икэн оятсызлар ,дип кон саен елыйм.Аллах тэгалэ куреп жэзасын бирсэ генэ инде.

  3. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны яман язмыш-күрмешләрдән сакласын.Күргән кешегә сабырлык бирсен.әмма балалар тәрбияләп үстергәндә акча белән хезмәткә түгел игътибарны балага биреп,нинди юлда йөрүен кызыксынып торырга,күбрәк бала белән мавыгырга кирәк.Без вакыт юкка сылтау табып,тәмам ул турыда онытып җибәрәбез,шуннан соң кайгы-хәсрәткә чумабыз.Онытмасак иде шул турыда.

Фикер өстәү