Җенси көч кулланган өчен хөкем ителгән Татарстан кешесе колониядән качкан

Җенси көч кулланган өчен хөкем ителгән Татарстан кешесе Түбән Новгородның бишенче колониясеннән качкан. Бу турыда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Түбән Новгород буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Колония хезмәткәрләре ир-атның югалуын 12 ноябрьдә ачыклаган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, колониядә тоткыннар сак астында яшәми, аларның шәхси әйберләре бар һәм гадәти киемнән йөри. Моннан тыш, алар шәһәр территориясенә эшкә чыга.

Раушан Сәлаховны 2009 елның мартында Лениногорск шәһәр суды җенси көч куллану, сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм урлау өчен 13 елга хөкем иткәнлеге билгеле.

Ир-атның буе 178 см, уртача гәүдәле, чәче — саргылт, күзләре яшел төстә. Караңгы төстәге куртка, чалбар һәм ботинкалар, ә башына бәйләнгән кара шапка кигән булган.

Җинаятьче турында нинди дә булса мәгълүмат булса, 8-831-464-90-11, 8-831-464-90-90 телефоннарына шалтырату сорала.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү