Үзбәкләр машина җыя. “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте Үзбәкстанда колачын җәя

“КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте Үзбәкстанда колачын җәя: Татарстан автогиганты биредә йөк машиналары җыюның икенче линиясен ачарга җыена. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев сөйләгән.

– Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында әйбәт мөнәсәбәтләр урнашты, – дигән ул. – Зур проектларга килсәк, “КамАЗ”ны җыю пункты бу. Якын киләчәктә икенче линиясен ачу планлаштырыла.

Дипломат йөк машиналарының зур партиясе Үзбәкстанның үзендә сатылуны искәрткән.  Аларны шулай ук чит илләргә дә сату планлаштырыла икән.

“КамАЗ”ның Үзбәкстанда 2017 елның ноябрендә эшли башлаганлыгын искә төшереп үтик.

 


Фикер өстәү