«Үзләре каядыр барып караганчы, өенә чакыртып җырлаталар ди»

Эстраданың хәле турында бәхәсләр күп булды. “Фонограмма, нәрсәдер кигәннәр, нидер җырлыйлар, ничектер селкенәләр шунда…” Хәтерләсәгез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бүгенге татар җыр өлкәсеннән канәгать булмавын белдереп, шундый тәнкыйть сүзләре әйткән иде. Ә сез татар эстрадасын тыңлыйсызмы? Сезгә нинди җыр кирәк?

Резеда Әхиярова, композитор:

– Кызганыч, бүген зәвыклы, эчтәлекле әсәрләр бик аз. Аның сәбәбе төрле. Беренчедән, җырчыларның зыялылык дәрәҗәсе түбәнәйде. Аларга алкышлар гына кирәк. Тамашачыны да күпчелек тышкы матурлык кына кызыксындыра. Элеккеге худсовет, җырларны иләк аша үткәреп, халыкның да, җырчыларның да мәдәни дәрәҗәсен югары тота иде әле ул. Ләкин бу структураны хәзер кире кайтарып булмый, дип уйлыйм. Шундыйрак берәр оешма булса, ниндидер сайланыш барлыкка килер иде.

Рәйдә Нигъмәтҗанова, КФУ студенты:

– Минем өчен татар эстрадасы  ул – “Пирамида” концертлар залында берсеннән-берсе матур күлмәкле, макияжлы апа-абыйларның чыгыш ясавы. Сәнгать исә ниндидер матурлык тудырырга этәрергә, матурлык күрергә өйрәтергә тиештер инде ул. Монда архитектура үрнәкләрен, бию сәнгатен, матур картиналарны кертә алам, ә эстраданы юк. Хәзерге җырлар нәрсәгә дә булса өйрәтә дия алмыйм. Кайбер җырлардан мәгънә эзләү түгел, аларның сүзләрен дә аңлап булмый. Хәзер сөйләшә белгән һәркем җырлый, диләр. Моның белән дә килешми мөмкин түгел. Яңа җырчылар көнләп түгел, сәгатьләп арта. Әмма һәркем үз тыңлаучысын таба. “Моны берәү дә тыңламас”, – дигән җырчылар, ике-өч елдан популяр була, зал җыя. Үзем исә Зинира-Ризат Рамазановларны, Ришат Төхвәтуллинны яратып тыңлыйм.

Нәҗип Бәдретдинов, “Җырлыйк әле” тапшыруы авторы:

– Халыкка җыр кирәк. Җырны җырдан аера белмәү бар. Язган җырымны җырлыйсы килә, дип миңа да мөрәҗәгать итәләр. Үзләре яза, үзләре җырлый, шуны бөтен дөньяга сөйләп утыралар. Кеше үзенә үзе бәя бирә белми. Фәкать компетентлы кешеләр генә бәя бирергә тиеш. Хәзер теләсә кем җыр яза да, акча түләп, радио-телевидениегә илтә. Дәүләт каналларында да шуларны әйләндерәләр. Телевизордан күрсәткәч, гади кеше, менә бу әйбәт икән, дип уйлый. Чынлыкта анда әрсезләр эләгә: йә акча түлиләр, йә танышлык белән юлын табалар. Профессионаллар читтә кала. Чын сәнгать кешене дәвалый, тәрбияли. Без укыганда, түбән дәрәҗәдәге сәнгать алкоголь, наркотиктан да яманрак, дип әйтәләр иде. Менә хәзерге җырлар шуңа керә. Алар кешенең зәвыгын бетерә.

Зилә Хәсәнова, пенсионер:

– Җәй көннәрендә авылда яшим, кышка Казанга киләм. Дус кызларым белән концерт-театрларга йөрибез. Мондый җыр кирәк, тегесе дип сайланып тормыйбыз. Кем җырлый – шуңа кул чабабыз. Җырчы аеру юк бездә. Акчалы кешегә концертларга сайланып барса да була. Андыйлар хәзер үзләре каядыр барып караганчы, өенә чакыртып та җырлата дип ишеттем мин. Биш дус кыз инде без, бишебезгә дә җырчыларның киенүе генә ошап бетми. Кайберләре сәхнәдә бигрәк ярым шәрә җырлый. Шунысына эч поша. Акча төртеп кенә сәхнәгә күтәрелгәне озак тормый аның. Булдыра алмагач, барыбер китү ягын карый.

Алсу Закирова, укытучы:

– Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк мин. Җырны да сайлап кына тыңлыйм. Күңелемә хуш килерлек җырчылар икәү-өчәү генә. Гомерем буе Салаватны тыңладым. Әлегә кадәр аны алыштырыр кеше тапмадым. Филүс Каһиров, Рәнис Габбасов җырлаганга гашыйкмын. Хатын-кыз җырчыларны бөтенләй өнәмим. Күбесе сәхнәгә күлмәк күрсәтер өчен генә чыга башлады. Музыкаль белемем булмаса да, фонограммаларны әйбәт аерам. Элеккеге җырчыларга җитми инде. Тозсыз сүз сөйләп йөрүчеләрне бөтенләй җенем сөйми. Сәхнә кешесе биектә булырга тиеш. Һәр яктан: гаиләсе дә, гамәлләре дә үрнәк булырга тиеш. Ә хәзер күпләр үзләреннән биздерә башлады. Берсе чүпрәк сата, икенчесе ябыктыра, өченчесе ярым шәрә фотолары белән мактана.

ФОТО: "Татар-Информ"

Фикер өстәү