“Үзмәшгуль булып теркәлгәч, балаларыма игътибар артты”

Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 43 меңгә җиткән! “Күләгәдән чыгучылар” саны атна саен арта. Күпчелеге таксистлар, арендага фатир бирүчеләр, кондитерлар. Белгечләр якын киләчәктә үзмәшгульлек һөнәрләре исемлеген төзергә дә уйлыйлар.

Татьяна Ирзина да – шөгылен иң беренчеләрдән булып рәсмиләштергән үзмәшгульләрнең берсе. Ул биш елдан артык полимер балчыктан чәчәкләр ясау белән мәшгуль. “Җитәкчегә бәйле булмау, вакытыңны үзең теләгәнчә бүлү – үз эшемнең беренче уңай яклары бу. Аннан, бу шөгылем миңа ләззәт бирә, табыш та китерә”, – ди Татьяна.

Декрет ялында утырганда, әңгәмәдәшебез полимер балчыктан чәчәкләр ясау буенча остаханәдә катнаша, шуннан соң үзе дә шәхси эшмәкәр буларак эшен ача.

Кызым туганнан соң, яраткан шөгылемә тулаем бирелә алмадым. Акча фатир өчен түләүләргә дә җитми иде хәтта. Моңа өстәп башка чыгымнар да бар бит әле. Ачкан эшне ябарга туры килде.Үзмәшгульлек буенча салым режимы турында ишеткәч, ике дә уйламыйча теркәлергә булдым, – дип сөйләде Татьяна. Хәзер инде ул үзе дә кешеләрне матурлык тудырырга өйрәтә. Татьянадан дәресләр алырга тәҗрибәле осталар да, балчык тотып карамаган кешеләр дә килә икән. Алар ясаган кул эшләнмәләрен чын чәчәкләрдән һич кенә дә аерып булмый. “Миндә укып чыкканнан соң, күпләр үз студияләрен булдыра яки заказга эшли башлый”, – ди ул. Хәзер аеруча көзге букетлар ясарга өйрәнергә теләүчеләр күп икән.

Теләк белдерүчеләргә Татьяна берничә курс тәкъдим итә. Мәсәлән, беренчел күнекмәләр алу курсында 15 дәрес каралган. Уку барышында диадема, фоторамка, брошь кебек матур эшләнмәләр ясарга да, аларны дөрес итеп фотосурәткә төшерергә һәм сатарга да өйрәтәләр.

“Үзмәшгуль булып теркәлүнең уңай ягы нәрсәдә?” дигән сорауга, Татьяна:

  • Хәзер яраткан эш белән тынычлап шөгыльләнеп була. Закон да рөхсәт итә, тикшерүләр булыр дип, дер калтырап торырга да кирәкми. Үз бизнесым өчен курку юк. Үзмәшгульлек киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карарга ярдәм итә. Заказ биргән кешеләргә чек язып бирү мөмкинлеге бар. Мин ирекле график белән эшлим, иң мөһиме – көнемнең күп вакытын балаларыма багышлый алам, – дип җавап кайтарды.

Үзмәшгуль булып ничек теркәлергә?
Моның берничә ысулы бар. Иң җиңеле – “Минем салым” мобиль кушымтасы аша. Моңа биш минут вакыт җитә. Һәр айның 25 нче көнендә салым күчерәсе генә кала. Шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да гариза бирергә мөмкин, теркәлүне вәкаләтле банклар аша да башкарырга була. Үзмәшгульләрнең башка сорауларына җавапны tvoedelo.pro сайтыннан да табарга мөмкин. Шунда ук консультациягә язылырга була.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү