Әллә кыш килә инде?

Татарстан башкаласында бу ай өчен гайре табигый җылылыкны шундый ук гайре табигый суык алыштыра. Казан дәүләт университеты профессоры, метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев шулай дип фаразлый.

– Казанда, чәршәмбедән башлап, суыта. Карск диңгезе тарафларыннан арктик антициклон үтеп керәчәк. Шуңа күрә һава температурасы кинәт кенә төшәчәк. Кичә тәүлеклек уртача температура 4 градус тәшкил итте, ә нормада минус дүрт булырга тиеш. Ягъни без аномаль җылылыктан кинәт кенә аномаль суыклыкка күчәбез, – дигән ул “Татар-информ” агентлыгына.

Россия Гидрометеорология фаразына караганда, иртәгә Казанда –9 градус, төнге сәгатьләрдә –12 градус булу көтелә. Республика буенча исә бераз җылырак: +2дән –3, республика көнчыгышында –7гә кадәр. Переведенцев әйтүенчә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы –15кә кадәр төшәргә мөмкин. Шул рәвешле тәүлеклек уртача температура нормадан 8–10 градуска түбәнрәк булачак. Суык бер атна дәвам итәчәк. Ә инде кар мәсьәләсенә килсәк, университет профессоры сүзләренә караганда, бер атнадан соң бераз җылытып, кар төшәргә мөмкин.

P.S. Узган ял көннәрендә, республикада беренчеләрдән булып, Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданчыгында ясалма түшәмәле шугалак эшли башлаган. Тиңдәшсез шугалак бозны ясалма суыту системасы белән тәэмин ителгәнлектән, хәтта җылы көннәрдә дә тимераякта шуу мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү