Өч бала – әнисез, Радик – хатынсыз калды

21 ноябрь көнне ике игезәк баласын дөньяга китергәннән соң, Дилә Фәтхуллина вафат була. “Ире Радик белән 15 ноябрьдә генә ЗАГСка барып никахларын теркиләр. Дилә бик тә акыллы, кешелекле, ярдәмчел иде”, – дип искә ала танышлары.

Бу – Радик белән Диләнең икенче никахлары. Гаилә башлыгы яраткан хатынының үлемен авыр кичерә. Безнең белән дә озаклап сөйләшә алмады. “Буласы булды. Ниләр генә эшләсәң дә, Диләне кайтарып булмый. Хәзер миңа балаларым хакына көчле булырга кирәк. Кызларымны аякка бастырасы бар”, – ди ул.

Радик үзе дә бик яшьли ятим калган, Диләнең дә апасы Ләйсәннән башка таяныр кешесе юк. Әти-әниләре вафат. Якыннары, дуслары Радикның сабыйларына ярдәм өчен акча җыя башлаганнар. Ике атнадан игезәк сабыйларны хастаханәдән чыгаралар. Балалар Ләйсән апалары йортына кайтачак. “Ике гаилә берләшеп, бу авырлыкны бергә күтәрсәк кенә инде”, – ди ул. Алдагы саннарда бу гаилә хакында тулырак язачакбыз. “ВТ”ны күзәтеп барыгыз!

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү