Үзегез белән дару йөртәсезме? | Сораштыру

Һәр сигезенче кеше ерак юлга чыкканда яки ял итәргә барганда үзе белән дару алмый икән. STADA фармация компаниясе үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты, юлга чыкканда үзем белән иң кирәкле даруларны гына алам, дип белдергән. Биш проценты, ялда һәм юлда беркайчан да авырмыйм, шуңа дарулар алып йөрүнең ихтыяҗы юк, дип әйткән. Катнашучыларның 7 проценты, андый-мондый хәл була калса, даруларны шунда гына сатып алу яклы. Сүз уңаеннан: хатын-кызлар үз сәламәтлегенә җаваплырак карый. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, аларның 73  проценты  юлга чыкканда дарулар алырга онытмый.

Ә сез үзегез белән дару йөртәсезме?

Ләйсән Гыймаева, җырчы:

– Кан басымым түбән булганлыктан, билгеле бер даруларымны һәрвакыт үзем белән йөртәм. Балалар белән аптечкасыз беркая да чыкканым юк. Бөтен дарулар, кирәк-ярак  үзем белән булганда, балаларым авырмый, ә ялгышып кына аптечкамны өйдә калдырсам, гел берәр төрле хәл килеп чыга.

Алмаз Борһанов, подполковник, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар:

– Эшләр даруга барып җиткәнче сәламәтлекне ныгытырга кирәк. Шәхсән үзем атнасына өч тапкыр спортзалда, ике тапкыр бассейнда булам. Грипп чорында гаилә белән гөлҗимеш төнәтмәсен эчәбез. Актив булырга, юк-барга кәеф төшермәскә, организмдагы һәрбер үзгәрешкә игътибар итәргә кирәк. Кәефең юк, тиз арыйсың икән, димәк,  организмга ярдәм таләп ителә. Андый чакта витаминнар эчәргә киңәш итәләр.  Үзем белән дарулар йөртмим, кирәксенмим.

Җәвит Шакиров, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты:

– Гастрольләр вакытында даруларсыз булмый, бер-бер хәл булуы мөмкин, Алла сакласын. Тик мин үзем дару танымыйм, аның өчен хатыным җаваплы. Гадәттә, халык медицинасын кулланам, шуннан гына шифа табам. Авырып китсәм, төнәтмәләр ясарга шифалы үләннәрнең ниндие генә юк бездә.

Айсылу Мөсәлләмова, К.Тинчурин исемендәге театр артисты:

– Мин даруларны күп итеп үзем белән йөртүчеләр рәтенә кертәм. Кызганыч, яшь барган саен, ул дарулар күбәя генә бара. Иң кирәкле даруларны алып йөрергә тырышам. Мәсәлән, баш авыртуыннан, ашказанын көйләп җибәрер өчен, авыртуны баса торган мазьлар. Юлда йөргәч, иң элек, ашказаны кыенлык кичерә, һава торышы да тәэсир итә. Спектакльләрне кич уйнагач, соңарып кына тынычлап чәй эчәбез, автобуста утырган килеш күп йөрибез, бу да режимны боза. Ял вакытында дарулар кулланганым юк. Иң яхшы дару – тынычлык. Аны тояр өчен мин авылга кайтам. Табигатьтән көч алам, сәламәтләнеп киләм.

Ринат Хәйруллин, укытучы:

– Даруларны йөртми мөмкин түгел. Инсульттан соң кан басымын ничек тә күтәртмәскә кирәк инде. Узган елны бер мәктәптә конференция вакытында бик каты чирләдем. Даруларым калган иде, ярый инде директорлары сизеп алып, аякка бастырды. Шушы очрактан соң даруларымны калдырмаска кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.

Раил Садриев, Буа дәүләт театры директоры:

– Дару кулланганым юк. Дөрес, юлда авырып киткәнем дә бар, температурам күтәрелде. Ләкин бервакытта да температураны төшермим. Организм инфекцияне яндырмакчы була, ә син, дару кабып,  аңа этлек эшлисең булып чыга. Гомумән, организмны синтетика белән дәвалауны аңламыйм. Дару – безнең аяк астында. Үләне, тамыры, бал кортлары җитештергән әйберләр – бар да тәнгә сихәт бирә. Менә аларыннан файдаланам. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам, 1995 елдан бирле бәкедә коенам.

Рушан Сайранов, яшь фермер (Кайбыч):

– Даруларга шикләнеп, негатив карыйм дисәм дә буладыр. Үзем белән дару йөрткәнем юк. Даруларга калып, аяктан егарлык авырган юк, Аллага шөкер. Даруны тамак авыртуыннан, температура кебек чирләрдән генә кулланам. Халык медицинасына килгәндә, кара тминны яратып файдаланам. Махсус төнәтмәсен ясыйм да, шуны эчәм. Кара тминны порошок сыман дәрәҗәгә җиткәнче изәбез дә өстенә кайнар су коябыз, төнәтәбез. Аннары бал кушабыз. Бу иммунитетны ныгытырга булыша. Душта салкын су белән коенуны да гадәткә кертәсе иде.


Фикер өстәү