Кышны ком-тоз белән каршы алачаклар

Чананы җәйдән әзерлиләр, кышкы чорга техниканы – көздән. Татарстан юллары нинди хәлдә? Быел башкарылган эшләр һәм юлларның кышка әзерлеге турында Министрлар кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

Ярышлардан юллар калды

Юлларны карамыйлар, дип тәнкыйтьләргә яратсак та, бу юнәлештә шактый эш башкарылуына инаныр өчен саннарга күз салу да җитә. Брифингта билгеле булганча, быел барлыгы 496 км юл төзекләндерелгән. Шуның 191 чакрымы – федераль юллар. М7 трассасының Чуашстан белән чигеннән Казан–Ульяновск юлына кадәр өлешен төзекләндерү эшләре башланып китте. Казан аэропортына бару юлын төзекләндерүне проектлау эшенә тотыналар.

Төбәк юлларына килгәндә, быел 93,9 км автомобиль юлы, 2 юлүткәргеч төзекләндерелгән, 11 күпер салынган һәм үзгәртеп яңартылган.

2019 елдан Россиядә “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты тормышка ашырыла башлады. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин белдергәнчә, әлеге проект кысасында юл эшләре тулы күләмдә башкарылган. Моның өчен 5,384 млрд сум акча тотылган. Министр урынбасары искәрткәнчә, илкүләм проектның максаты – шәһәр агломерацияләре өлешен арттыру. “Өч эре шәһәр агломерациясе ­– Казан, Чаллы, Түбән Кама юлларында ремонт булды. Казан өчен 2,35 млрд, шуларның 1,35е – федераль бюджеттан, Чаллыга – 1,36 млрд, Түбән Камага 480 млн сум акча тотылды, – диде Артем Чукин. – Казан өчен WorldSkills чемпионатын кабул итү дә әһәмиятле булды. Аңа әзерлек барышында шәһәрнең 87 урамында ремонт эшләре башкарылды. 23 белем бирү оешмасы биләмәләре  тәртипкә китерелде”.

Илкүләм проект кысасында Зур Казан боҗрасын төзү дәвам итә. Аның өчен Россия бюджетыннан 1 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. 2020 елда илкүләм проект кысасында 114 км төбәк юлларын, Казандагы Җиңү проспекты, Чаллыдагы Машина төзүчеләр урамын Хәсән Туфан проспектыннан Яшьлек проспектына кадәр, Раскольников урамын Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр һәм Залесный проспекты юлларын төзекләндерү ниятләнә. Түбән Камада Корабельная урамы белән киселешкә кадәр Тынычлык проспекты юлын төзү, Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәр Шинников проспектында ремонт эшләре көтелә.

Тагын бер бурыч – юл-транспорт һәлакәтләре күп теркәлә торган урыннарны 50 процентка киметү. Сүз уңаеннан, 2018 елгы мәгълүматларга карасаң, аварияләр еш була торган урыннар саны 128дән 113 калган. Соңгы ун айдагы статистика исә юл һәлакәтләре күп була торган 23 урын ачыкланган.

Җитәрлек әзерләнгәннәр

Кар яуганны көтмиләр, кышка әзерлек күптәннән бара. Быел Татарстан юлларын кышка әзерләү белән тугыз зур оешма шөгыльләнә. Артем Чукин сөйләвенчә, көзен 183 мең квадрат метр юлда тишек-ярыкларны ямау башкарылган, юл өслекләрендә профилировка (юл өслеген тигезләү) үткәрелгән.

Брифингта хәбәр итүләренчә, көйсез һава торышы шартларында юл техникасы кизү торачак. Бу бигрәк тә юллардагы үрләргә кагыла. Татарстанда мондый 12 урын бар: җидесе – М7, өчесе Казан–Буа–Ульяновск трассасында, икесе Казан–Оренбург трассасында.

Артем Чукин искәрткәнчә, кышкы чорда Куйбышев һәм Горький тимер юлларының эшчәнлеген дә игътибарсыз калдырмаячаклар. Моның өчен махсус даими эшче төркемнәр булдырылган. Станцияләрдә кар чистарту эшен оештыру өчен кешеләр билгеләнгән, ГСМ запасы тулыланган.

САН

44 автогрейдер, 38 роторлы карчистарткыч, 39 экскаватор һәм йөк төягеч, 69 трактор, 23 бульдозер – кышкы юлларны тәртиптә тотуга барлыгы 363 берәмлек юл техникасы җәлеп ителәчәк. Быел иске техниканы да алмаштырганнар. 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 79 мең тонна техник тоз әзерләгәннәр.

Юл хезмәте оешмалары карамагында барлыгы 1143 берәмлек махсус техника бар. Алар барысы да ГЛОНАСС системасына кушылган һәм кышкы кырыс шартларда эшләргә әзер.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү