Казанда «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) бәйгесенең төбәк чемпионаты ачылды

«Казан-Экспо» күргәзмә үзәгендә «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды. Быел ул өч этапта уза.

Чемпионат катнашучыларын Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сәламләде. Ул төбәк ярышларында катнашучыларның саны да арта, географиясе дә елдан-ел киңәя дип белдерде.

– Дөнья чемпионатыннан соң ярышларның яңа циклын башлап җибәрәбез. Тормыш безгә бер урында басып торырга мөмкинлек бирми. Көн саен яңа компетенцияләр, яңа ихтыяҗлар барлыкка килә. Шуңа да без барысына да өлгерергә, безнең илебез фәнни-техник алгарыш артыннан өлгерергә тиеш, – диде Рафис Борһанов.

Министр чемпионатның яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итүен искәртте. Быел «Яшь профессионаллар» ярышын республиканың 20 меңнән артык мәктәп укучысы күрер дип көтелә. Ярыш мәйданчыклары белән танышу барышында алар үзләрен шул һөнәрләрдә сыный алачак.

– Чемпионатны үткәрү генә төп максат булып тормый. Бу, иң элек, эшче һөнәрләр буенча белгечләр әзерләү, – диде Рафис Борһанов.

«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин егет-кызларның киләчәктә ил җыелмасына эләгәчәкләренә өмет итүен белдерде. Моның өчен аларны әзерләүдә дөньякүләм практикага таяналар.

– Ел да әлеге төбәк чемпионатын кызыклырак итәргә тырышабыз, яңалык кертәбез, – диде ул. – Яңа компетенцияләр арасында, мәсәлән,»Цифрлы модельер» дигәне бар.

«Яшь профессионаллар» Союзы җыелма команданың техник директор урынбасары Сергей Шабельнков катнашучыларга үз һөнәрләренә тугры һәм аны яратырга өндәде. Элек ул чемпионатта белгеч буларак катнашкан, хәзер исә ил җыелмасы өчен катнашучылар сайлый. «WorldSkills хәрәкәте белән «авырырга» кирәк. Барлык белгечләр дә шулайдыр: ансыз нидер җитми кебек тоела. Без барыбыз да күп вакытны эштә үткәрәбез. Шуңа да ул яраткан эш булырга тиеш. Катнашучыларны үз эшләрен яратырга өндим», – диде Сергей Шабельнков.

Чулпан Гарифуллина 

 

 


Фикер өстәү