Рәшит Заһидуллинның министрлыкка дәгъвасына бәйле суд утырышы кичектерелде

Тинчурин театрының элеккеге режиссеры Рәшит Заһидуллинның эшеннән алыну белән бәйле дәгъвасы буенча суд утырышы икенче тапкыр кичектерелде. Дәгъва Казан шәһәренең Вахитов районы судында карала.

  • Быел ТР Мәдәният министрлыгы Тинчурин театрында 26 ел баш режиссер булып эшләгән Рәшит Заһидуллин белән контрактны озайтмады. Рәшит Заһидуллин ТР Мәдәният министрлыгыннан эшенә кайтаруны һәм мораль зыян өчен компенсация таләп итеп Вахитов судына гариза биргән. Беренче суд утырышы катнашучылар килмәү сәбәпле кичектерелгән иде.

Бүгенге суд утырышында өч як та катнашты. Министрлык соравы буенча суд эшенә өченче як – Тинчурин театры вәкиле дә катнаша. Утырышта Рәшит Заһидуллинның адвокаты Николай Мильченко режиссерның уңышлы эшләвен һәм квалификациясен раслаучы документларны — мактау кәгазьләре, грамоталар, дипломнарны суд эшенә алырга тәкъдим итте.

“Без дәгъвабызны документлар белән авырайтмаган идек. Хәзер без бу документларны өстибез. Кеше 26 ел эшләгән, Президентлар тарафыннан макталган. Игътибар итегез – документларның күбесе татар телендә, ә хәзер аны театрда татар теле белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итәләр. Моны татарча белмәгән кеше эшли”, — диде адвокат.

https://vatantat.ru/2019/09/r%d3%99shit-za%d2%bbidullin-k-tinchurin-teatryny%d2%a3-rezhissery-vazifasynnan-kit%d2%afen-raslady/

Мәдәният министрлыгы вәкиле адвокат Марсель Бәдретдинов Рәшит Заһидуллинның театрда эшләгән чорындагы килешүләре, боерыклар, вазифаи инструкцияләр һәм бухгалтерия документлары тупланган папкасын судка, прокуратурага, дәгъва белдерүчегә тапшырды.

Әлеге документларны өйрәнү өчен суд утырышы 27 ноябрьгә кадәр кичектерелде. ТР Мәдәният министрлыгы адвокаты журналистларга берничә көннән соң гына вазгыятьне шәрехли алачагын белдерде.

“Бүген катнашучылар судка тулы составта килгән иделәр. Җавап бирүче як соралган документлар папкасын алып килде. Дәгъва белдерүченең эшчәнлегенә бәйле документларга өстәп, җавап бирүче кирәк дип тапкан өстәмә документлар да бар. Әлеге документларны өйрәнергә вакыт сорала. Аларның бөтенесе эшкә кагыламы, юкмы – каралыр”, — дип аңлатты Вахитов районы прокуроры өлкән ярдәмчесе Эдуард Садриев журналистларга.

Ул үзенең Казан театрларына йөрүен, Тинчурин театрында да булуын, театрның үзен һәм спектакльләрен яратуын әйтте. Театрга билетны кассага бармыйча онлайн алып булуын билгеләп үтте.

Тинчурин театры вәкиле Рәмзия Идиятуллина журналистларга режиссерның үзен дөрес тотмавын әйтте. “Соңгы вакытларда театрда вазгыять бигүк матур түгел иде. Хәзер чакырылган режиссерлар рәхәтләнеп эшли, тамашачы да артты”, — диде ул.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196859/

Рәшит Заһидуллинның министрлыкка дәгъвасына бәйле суд утырышы кичектерелде” язмасына фикерләр

  1. Режиссер алышыну белән икенче көнне үк театрга тамашачы йөрү кисәк арта алмый, бу сукырларча, ясалма рәвештә кешене гаепләү өчен кулланыла торган алым. Театрдагы репертуар яңарыш кичерү өчен ким дигәндә 1 ел вакыт кирәк, бәлки күбрәк тә булыр. Шуннан соң гына тамашачы арту-кимү турында сүз алып барып була.

Җавап Отменить ответ