Президент – Түбән Камада. Анда Николай Лемаевны искә алдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты – «Нижнекамскнефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу.

Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов Николай Лемаев һәйкәленә чәчәк салуда, Лемаев яшәгән йортта истәлек тактасы ачу тантанасында катнашты, шулай ук Николай Лемаевка багышшланган фотосурәтләр күргәзмәсе белән танышты.

Халык иҗаты йортында Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантана узды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, бүген Россия һәм Татарстан Республикасы сәнәгате өчен мөһим вакыйга – күркәм кеше, үз һөнәренең остасы, үз иленең патриоты Николай Васильевич Лемаевның тууына 90 ел тулу билгеләп үтелә.

«Европада иң эре нефть химиясе комплексын һәм Түбән Кама шәһәрен төзү һәм үстерү Николай Лемаев исеменә бәйле, — диде Татарстан Президенты. – 60 нчы еллар башында Татарстанда нефть сәнәгате бик тиз үсә башлады. Зур нефть Советлар Союзының барлык нефть химиясе үсүгә этәргеч бирде. Бу масштаблы проектның башлангыч дәверендә яшь җитәкче Николай Лемаев торды, бер үк вакытта ул шул этәргеч көч тә һәм шул гамәлләрнең җаны да булды. Дүрт мәртәбә ҮК һәм СССРның Министрлар Советы карары белән   Түбән Кама химкомбинатын төзү Көнбатыш Себер нефть химиясе җитештерүләрен төзүчеләр файдасына туктатылды, һәм Николай Васильевичның тырышлыгы һәм ныклы дәлилләре нәтиҗәсендә генә проект яңадан торгызылды. Лемаев 22 ел «Нижнекамскнефтехим»га җитәкчелек итте, һәм менә нәкъ шул заманнарда үзенең әһәмияте һәм масштабы, технологияләре буенча химкомбинатның уникаль җитештерү куәтләре гамәлгә кертелде. Түбән Кама шәһәре илебезнең заманча һәм иң төзекләндерелгән шәһәрләреннән берсенә әверелде».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, монда, Түбән Камада, нефть химиясе хезмәткәрләре династияләре барлыкка килде. Киләчәктә СССРның химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев бөтен илнең бу тармагы үсешенә үзеннән зур өлеш кертте.

«Миңа Николай Васильевич белән шәхсән аралашырга туры килде, — диде Рөстәм Миңнеханов. – Ул химия өлкәсендә гаять зур эрудициягә һәм тирән белемнәргә ия иде, шул ук вакытта ул зур масштаблы категорияләр белән фикер дә йөртә иде. Вакыт бу кешенең зирәклеген һәм киләчәкне күрүчәнлеген раслады».

Полимерларны җитештерүне үстерү буенча Лемаев тарафыннан әзерләнгән проектларны аның укучылары уңышлы дәвам итте. Хәзер «Нижнекамскнефтехим» 120 атамадан артык югары технологияле продукция чыгара, синтетик каучук һәм пластик базарында Россиядә лидерлардан санала.

«Түбән Кама нефть химиясе башкаласына һәм республикабызның үсеш нокталарыннан берсенә әверелде, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Николай Лемаев үзе турында якты истәлек калдырды: ул – илебезнең төп сәнәгать үзәкләреннән булган шәһәрне формалаштыручы җитәкчеләрнең берсе. Юкка гына бөтен халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә Бигеш аэропортына Николай Лемаев исеме бирелмәде бит инде».

http://president.tatar.ru/tat/index.htm/news/1607524.htm

Фикер өстәү