Әйтеп кенә бактым..!

Килмешәк сүзләр

 “Үткән буыннарның авазы,

Ата-бабаларның наказы:

Бер алманы бишкә бүлегез,

Берегез өчен берегез үлегез…”

Шушы җырны ишетәм дә, җырлаучысы өчен дә, текстын язган автор өчен дә читенсенеп куям. Алдагы “аваз” дигән сүзгә рифмадаш булсын өченме, киресенчәме: “наказ” дигән сүз кертеп җибәргән. Ерактан тырпаеп, “мин – килмешәк!” дип кычкырып тора бу сүз. Әлеге урыс сүзе җыр текстына берничек тә ятышмый. Әллә кайдан, мин бирегә адашып кына килеп эләктем бит, дип кычкырып тора. “Наказ” дигән әлеге кәлимә урынына васыять, фатиха, үгет, киңәш кебек әллә нихәтле сүз кулланырга мөмкин булыр иде. Ни кызганыч, “шигырь язучы” уйлап-эзләп тормаган, иренгән. Урысчарак уйлый-яза башлавы да комачаулаган, күрәсең.

Янә килеп, “берегез өчен берегез үлегез”, дип әйтү артык “кызыл”: бүрттерү, шапырыну булып яңгырый. Үләргә ашыкмыйк әле. Нигә без? Әнә дошман кырылсын. Чиннәр әйтмешли, яр буенда утырып, су өстеннән дошманыңның үле гәүдәсе агып китүен күрергә язсын!

Килмешәк булмаган сүзне дә килмешәккә әйләндерүчеләр бар, әкәмәт. “Яр Чаллы” дип шигырь язарга тырышучыларны әйтүем. “Набережные Челны” гыйбарәсен сүзгә-сүз тәрҗемә итү бәласе бу. Икенче төрле әйткәндә, әлеге хәл – арбаны атның алдына кую нәтиҗәсе. Татар телендә ачыклаучы сүз алдан килә. Шәһәр исеме Чаллыяр дип, ягъни Ташлыяр, Кызылъяр кебек әйтелергә, язылырга тиеш! Чаллы сүзе дә шул ташлы мәгънәсен бирә, дип әйтә тел белгечләре. Әле бит телдә экономия законы бар. Безнең татар халкы әлеге шәһәрне гади, кыска гына “Чаллы” дип атый.  Әйдәгез, калька ясап, мөгез чыгармыйк, “яр” сүзен килмешәккә әйләндермик!

 

Исәнмесез! Әйбәт кенә!

Олы гына зыялыларыбызның бу сүзгә – борынгыдан килгән “Исәнмесез!” дип сәлам бирүебезгә “бәйләнүләре” туктамаганга, бу мәcьәләгә аерым тукталмый булмастыр.  Кайберәүләр аңлатканча, һич тә, син исәнме әле, үлмәдеңме әле, дигәнне аңлатмый бу гыйбарә. “Ис” сүзе борынгыда хәтер, зиһен, исәнлек-саулык мәгънәсендә кулланылган. Нәкый Исәнбәтнең татар халык мәкальләре тупламасында бик ансат табарга мөмкин боларны.

Исәнлек-саулык мәгънәсендә кулланылуына гына тукталам. Кимендә җиде гасырлык тарихы булган туып үскән авылымда – Мөслим районының Мәлләтамак карьясендә “Исәнмесез!” дип сәлам бирсәң, “Әйбәт кенә!” дип җавап кайтаралар. Бу – дәлил түгелмени!

 

Уеннан уймак чыкмасын

Бер танышым кырыгалдарлар ятьмәсенә эләкте бит әле. Акча салып бәхетеңне сынап кара, дип озак кына телефоннан шылтыратып аптыратканнар моны. “Акчаңны кыйммәтле кәгазьләр сатып алып уйнатабыз. Яхшы мөмкинлекләр бар”, – дип кызыктырганнар. Уенны башлап җибәрү өчен биш мең доллар кирәк икән. Офиска баргач, килешү төзеп, кул куйдырганнар. Дөрес, әүвәл әйткән сумма булмаса да, ике мең долларга риза булганнар. Офис дигәннәре затлы урында – шәһәр үзәгендә, “Корстон” ял-күңел ачу комплексында булгач, чынга алган инде. Дөрес, бераз гына уйнап карыйм да, хәйлә-мазар күренсә, акчамны алырмын дип өметләнгән бу. Тегеләре дә, теләсә кайчан акчаңны кире алырга мөмкин, дип ышандырган.

Нәкъ менә ышандырган. Күз буарга осталармы, башка хәйләләре бармы: кем инде үзләренә бер йөкләмә дә алмыйча, клиенттан күпме акча алынганы да күрсәтелмәгән кәгазь кисәгенә кул куя?! Иң мөһиме: килешүнең иң өстендә ширкәтнең “консультация һәм информация” бирү хакында икәнлеге аерым язып куелган. Ягъни бу ширкәт финанс хезмәте күрсәтми. Димәк, киңәш биргәне өчен акча ала. Димәк, ширкәткә акча күчерүеңне судта раслый алсаң да, киңәш бирмәделәр, дип дәгъва белдереп булмый. Иң кызыгы: килешү кәгазендә кырыгалдарларның бер бурычы да тәгаенләнмәгән, бөтен бурыч – акча кертүче өстендә.

Акчасын алмакчы булып, боларга берничә мәртәбә барып караган танышым. Әүвәл, ике-өч мәртәбә, фәлән кадәр акча оттыгыз, дип хәйләләсәләр дә, акчасын кайтаруны сорагач, сезнең акчагыз янды инде, дип җаваплаганнар. Тагын уйнап карарга тәкъдим иткәннәр. Риза булмагач, берничә көннән, без сезгә яртысын, бер мең долларын кайтарабыз, тик кулыгызга бирмибез, кабат уйнатабыз, килегез, дип чакырганнар. Бу юлы төп башына утыртканнарын аңлаган инде бичара. Шуңа күрә, акчамны кире алырга кем ярдәм итә алыр икән, дип  озак кына баш ватты ул.

Мин үз чиратымда әлеге хәлне бер хәзрәткә җиткердем, нәрсә эшләп була икән, дип сорадым. “Ни кызганыч, комарлы уеннар белән мавыгуның бер нәтиҗәсе бу. МММ кебек финанс пирамидаларына ышанып күпме кеше “янды”. Алай да сабак алмадылар. Ансат кына кергән акчаның еш кына бәрәкәте булмый. Шушындый комарлы, азартлы уеннарга бирелеп китеп, машиналарын, хәтта фатирларын оттыручылар бар. Әлеге кәгазьгә кул куеп, акчасын суга салганда бу кешенең күзен шайтан томалаган булгандыр. Ансат акчага кызыксаң, янәшәдә шайтан йөри. Җиде мәртәбә үлчә, бер кат кис, дип юкка гына әйтмиләр. Халыкка финанс белеме дә җитми. Анысы да хак”, – дип аңлатты ул миңа. Моңа өстәп, тагын нәрсә әйтәсең?!

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү