Рамил Төхвәтуллин: «Бәлки, эстраданы сәнгатьтән аерырга кирәктер?»

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, эстраданы сәнгатьтән аерырга кирәк дигән фикерен әйтте. Бу проблеманы ул парламентта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрде.

Рамил Төхвәтуллин эстрада сыйфаты түбән булуын әйтте. “Бүген 800гә якын артист, алар күбесе мөстәкыйль эшли, үзлектән концертлар куя. Җырларның эчтәлеге сай, сүзләре, көе сәнгатьтән ерак тора”, — диде. Түбән сыйфат татар җыр сәнгатенең дәрәҗәсен төшерүен ассызыклады. Мәдәният министрлыгының бу мәсьәләгә карашы белән кызыксынды.

Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, мөстәкыйль эшләгәнлектән, җырчыларның эшчәнлегенә тәэсир итә алмауларын әйтте. Ләкин аутентиканы торгызу юнәлешендә эшләүләрен билгеләп узды. “Башкаручыларга исем бирү буенча министрлыкта комиссия бар. Ниндидер бүләк биргәндә сыйфат та, репертуар да исәпкә алына”, — диде.

“Бәлки, алайса эстраданы сәнгатьтән аерырга кирәктер. Министрлык моны үз опекасына алырга тиеш, чөнки эстрада шактый түбән дәрәҗәдә”, — дип белдерде Рамил Төхвәтуллин

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196867/

Фикер өстәү