Кичкә кадәр чапмагыз? Авыл хатыннарының эш сәгате кими

Россия Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларның эш сәгатен киметүне күздә тоткан законны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. 

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларның эш атнасы 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Хезмәт кодексында билгеләнгән гомуми вакыт – 40 сәгать. Инде хәбәр иткәнебезчә, яңа закон буенча, саладагы гүзәл затлар дүрт сәгатькә азрак эшләсә дә, түләү 40 сәгатьлек тулы эш атнасы кебек билгеләнә. Әгәр хезмәт шартларыннан чыгып, эш берничә өлешкә бүленгән икән, хезмәт хакы артыграк түләнергә тиеш. Тагын бер кызыксындыру чарасы: айга бер мәртәбә ял алырга мөмкиннәр, ләкин ул көнгә хезмәт хакы түләнми һәм аның өчен гариза язарга кирәк.

Исегезгә төшерәбез: авылда яшәүче хатын-кызларга кыскартылган эш атнасы булдыру моңа кадәр федераль закон белән нигезләнмәгән иде. Ул турыда 1990 елда чыккан хөкүмәт карары гына бар иде. Россия эш бирүчеләр берлекләре 2017 елда әлеге карарны бетерү тәкъдиме белән чыкты.

– Аны закон белән раслау бик кирәк иде, – ди Татарстан Агросәнәгать профсоюзы оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина. – Моңа кадәр ничек эшләсәләр, шулай булачак. Авыл хатыннары кеше җилкәсендә ятучылар түгел, алны-ялны белми эшли һәм эшләячәк тә. Бу закон исә хатын-кыз атнасына 36 сәгать кенә эшләгән очракта, аның хезмәт хакы кимемәячәгенә гарантия булып тора. Аны хезмәт килешүләренә кертү мәҗбүри түгел, закон кабул ителгән икән, ничек бар, шулай эшләргә тиеш.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, бу закон ярдәмендә, салада яшәүче хатын-кызларның гаиләләренә вакыты күбрәк калачак, дигән фикердә. “Авылда күп гаилә мал асрый, ул да – өстәмә мәшәкать. Йорт эшләре, балаларны карау, гаиләне кайгырту да – алар җилкәсендә. Шулай булгач, эш атнасы кыскартылу хатын-кызларның хәлен җиңеләйтәчәк”, – дигән министр “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Балык Бистәсе районы фельдшеры Зөлфия Шакирова үзләренә кагылышлы яңа закон хакында бөтенләй ишетмәгән. “Ул турыда беркем дә сүз катканы юк әле. Иртәдән кичкә кадәр чабабыз, йөгерәбез. Чакырулар булганда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйләргә дә йөрибез. Шулай булгач, ничә сәгать эшлим мин, әйтә алмыйм. Эш күп дип авырсынмыйм, киресенчә, бетмәсен иде, дим. Хезмәт хакы буенча да зарланып булмый. Без барына канәгать булып, шөкер итеп яшәргә өйрәнгән инде”, – ди Зөлфия.

Фәния Арсланова    


Фикер өстәү