Бүген иртән Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык көллиятендә атыш булган. Бу хакта «Лайф»ка хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткән.
Бу вакыйга нәтиҗәсендә ике кеше яраланган. Һөҗүмче-студент үз-үзен үтергән.
Көллият бинасы каплап алынган, урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.
Башлангыч мәгълүматларга караганда егет төркемдәшләреннән шул рәвешле үч алган — аны мыскыл итеп көлә торган булганнар.
— Төркемдә аннан көләләр иде… Ул урамда ук ата башлады, — дип хәбәр иткән РИА «Новости»га бер студент.
Аграр көллияттә ату тавышлары ишеткәннән соң, барлык студентларны эвакуацияләгәннәр.
ФОТО: life.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat