«Татар кызы-2020» бәйгесенә кастинг була

24 ноябрьдә Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында «Татар кызы-2020» матурлык һәм талантлар бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен кастинг узачак. Бу турыда «Бөтендөнья татар конгрессы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурска 18 яшьтән алып 24 яшькәчә кызлар һәм 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Татар мәдәнияте, туган тел белән кызыксынуны кечкенәдән үк уятырга булганнар.

Барлык ата-аналар да үз балаларын татар төркемнәре эшли торган балалар бакчаларына бирә алмый. Ә нәниләрнең үз талантларын күрсәтәсе, яшьтәшләре белән туган телләрендә аралашасылары килә. Өлкәнрәк катнашучылар аларга ярдәм итәчәк, — ди «Татар кызы» проектының координаторы Рушана Саттарова.

Конкурска сайлап алуның төп таләбе — татар телен белү. Шулай ук катнашучыларга үзләрен тәкъдим итәргә һәм иҗади номер әзерләргә кирәк. Оештыручылар аны булачак әниләр көненә багышларга тәкъдим итә.

«Татар кызы-2020» төбәк конкурсының финалы 2020 елның 20 мартында Удмуртия дәүләт филармониясендә узар дип көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/14/196909/

Фикер өстәү