Бер ханымда яман шеш «табып» түләүле операция ясамакчы булалар

Волгоградта яшәүче җиде бала әнисен булмаган яман шешен алдыру өчен түләүле операция ясатырга өндәгәннәр, дип яза «Лайф». 

Табиблар Елена Бадалянда яман шеш тапкан һәм тиз арада операция ясатырга куша. Операциянең бәясе-25 мең сум. Пациентка шок хәлендә кала. Декретта утыручы күп балалы ананың андый акчалары булмый. Өстәвенә, хатын медстраховка барысын да каплар дип уйлаган. Ул иминият компаниясенә әлеге мәсьәләне ачыкларга шалтырата. Алар онкоүзәк белән элемтәгә керә, анализларны кабат тикшертә, бернинди яман шеш юк икәнлеге ачыклана.

Хәзер Елена табибларга шикаять бирергә җыена һәм шул ук вакытта башка хастаханәләрдә дә тикшереләчәк.


Фикер өстәү