Шикәрле сөт куесы | РЕЦЕПТ

Исеме үк авызны гүя татландырып җибәргән ризыклар бар. Шуларның берсе – куертылган сөт. Безгә – совет чорында туып үскән балаларга “сгущенка”дан тәмлерәк бер нәрсә дә юк кебек иде.  Ул чагында, әлбәттә инде, аның файдасы-зыяны турында уйлап торылмады. Тоташ кытлык заманында аклы-зәңгәрле тышлы банканы кулга төшерү үзе генә дә зур бәхеткә әйләнде.

Ничек сайларга?

Күпчелегебез кибеттә аклы-зәңгәрле банканы күрүгә, составы турында мәгълүматларны укып та тормастан, тиз генә кәр­зиненә шудырырга ашыга. Әмма ниндидер бер сасы подвалда җи­тештерелгән “фальшивка” да булырга мөмкин ич ул! Шуңа күрә, иренмичә, түбәндәге кагыйдәләр­не үтәргә тырышыйк.

Иң элек этикеткасында ГОСТ сүзенең булу-булмавына игътибар итегез. Россиядә фәкать ГОСТ 2903-78 һәм яңарагы – ГОСТ Р 53436-2009 гына ризыкның сыйфатлы икәнен дәлилли. Калганнары – юк-бар чималдан әвәләнгән “чүп” кенә. ТУ буенча әзерләнгәнен дә алмагыз, чөнки аның исеме генә  – “сгущенка”.

Исемен карагыз. Бары тик “Молоко…” сүзеннән башланганнары гына (әйтик, “Молоко сгущенное с сахаром”) табигый ризык булып тора. “Сгущенка”, “Варенка” кебек исем­дәгеләренә борылып та карамаска!

Составына күз салыгыз. Табигый “сгущенка” фәкать сыер сөте һәм шикәр комыннан гына торырга тиеш. Ниндидер консервантлар, буяу, үсемлек майлары күрсәтелгән икән, димәк, чын ризык түгел.

Үзебез  ясыйбыз

Ике стакан куе сөткә стакан ярым шикәр комы ки­рәк. Сөтне кәстрүлгә салып, газ пли­тәсендә салмак кына утта җы­лытабыз (әмма кайнатып чыгармаска). Болгата-бол­гата, шикәр комы өстибез. Куерганчы, 60 минут чамасы утта тотабыз. Ләкин катнашманы кайнатып чыгармыйбыз!


Фикер өстәү