«Атна саен бер бүләк» акциясенең чираттагы җиңүчесе Мамадыштан!

“Газетага языл һәм бүләк от” бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклауны дәвам итәбез! Исегезгә төшереп үтик, уеныбызның шарты бик гади. 2020 елның беренче яртыеллыгына “Ватаным Татарстан” газетасына язылырга һәм квитанциянең күчермәсен безгә җибәрергә кирәк. Җиңүче һәр атнаның пәнҗешәмбесендә, 15.00 сәгатьтә очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнә.

Бу атнаның бүләге – Арча районында яшәүче кул эшләре остасы Ләйлә Гарипова җитештергән калфак белән чигүле яулык иде, һәм ул Мамадыш районында гомер итүче Гыйззатуллина Фәридәгә эләкте. Ә киләсе атна бүләге бәлки нәкъ менә сиңа булыр! Бәйгедә катнашырга ашык!

 

“Ватаным Татарстан” газетасының тулы варианты атнага дүрт тапкыр чыга. Индекслар:

П2409 (атнага дүрт тапкыр: сишәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә чыга) – язылу бәясе – 919 сум 74 тиен.

П2435 (атнага бер тапкыр: җомга көнне чыга) – язылу бәясе – 389 сум 34 тиен. Квитанцияләрне җибәрү өчен:

89274209401 – “ватсап”; info@vatantat.ru – электрон адрес;

Казан, Академия урамы, 2 нче йорт – почта аша.

Акция 2019 елның 10 октябреннән 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.


Фикер өстәү