Үзара салым: берне биреп, дүртне алу

Эшебез буенча авылларда еш булабыз, халык белән әледән-әле очрашып, аралашып торабыз. Районнарга сәфәрләребез вакытында үзара салым турында да еш ишетергә туры килә. Халык әлеге акчага юллы булулары, зират, һәйкәлләр төзекләндерелү, урамнар яктыртылу, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштырылу, су бетү кебек проблемаларның хәл ителүе турында сөенеп сөйли.

Баштагы елларда яңалыкны авыр кабул итүчеләр, аңламаучылар булса да, хәзер күпчелеге акчаны  теләп бирә. Чөнки эшнең нәтиҗәсе – күз алдында. Җыелган акча читкә китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылда шактый зур эшләр башкарыла. Халык өчен аеруча мөһим булган, аларны борчып торган мәсьәләләр хәзер, гадәттә, әнә шул акча хисабына хәл ителә.

Быел районнарда референдумнар һәм җыеннар кайчан узачак? Аны уздыруда нинди яңалыклар бар? Халыктан җыелган акчага нинди эшләр эшләнә? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

https://vatantat.ru/2019/11/yullar-bulmau-arkasynda-ashygych-yard%d3%99m-mashinasy-avyru-yanyna-kerep-%d2%97it%d3%99-almady-2/

“Эшләнәсе эшне халыкның хуплавы кирәк”

Буа районының Яңа Чәчкап авыл җирлегендә дә үзара салым акчасына күп эш башкарылган. Әлеге авыл җирлегенә Яңа Чәчкап, Әхмәт, Куҗак, Кыр-Тәүгелде керә. Үзара салым акчасына Әхмәт белән Кыр-Тәүгелде авылларында су трассалары төзекләндерелгән, башняларга автоматика җайланмалары, яңа насослар куйдырылган. Моңа кадәр су бетеп иза чиккән авыл халкы сөенеп туя алмый хәзер. Моннан тыш, шушы ук җирлектә юллар, күл төзекләндерелгән, зират коймалары яңартылган.

Узган атнада ике авылда җыеннар узган. Шушы көннәрдә Әхмәт һәм Куҗак авыллары халкы да җыенга җыелачак. Авыл советы башлыгы Динә Абдрахманова әйтүенчә, үзара салым җыела башлаган елларда халык 200–300 сум акча биргән. Аннан соң 500 сум җыя башлаганнар. Биредә акчаның 90 проценты юллар төзекләндерүгә тотыла. Быел моңа өстәп яңа һәйкәл урнаштыруны да планлаштырганнар әле.

– 500 сум булгач, эшнең дә нәтиҗәсе күренә башлады. Юллар төзелешен халык үзе дә хуплый, шуңа күрә акчасын да теләп бирә. Ә үзем тәкъдим иткән эшләр өчен акча җыю авыррак. Эшләнәсе эшне халыкның хуплавы кирәк, әлбәттә. Юллар бөтен кешене дә борчый, – ди ул.

2015 елдан башлап Яңа Чәчкап авылына гына 2400 метр юл салынган. Шул исәптән, быел 700 метрга якын юлга ком-таш катнашмасы түшәлгән. Тагын 1300 метр юлны карарга кирәк икән.

– Шәхсән үзем 50, 100 метр юлга гына таш түшәү яклы түгелмен. Чөнки аның юл икәне дә күренми. Тулаем яхшырмагач, ул урамга керү-чыгу проблемасы барыбер кала дигән сүз. Шуңа күрә без эшне урамы-урамы белән бетереп барырга тырышабыз. Болай иткәндә, тулы бер урам яхшы юллы була дигән сүз. Шунысы мөһим: һәр авылның акчасы үзенә тотыла,  – ди Динә ханым.

Яңа Чәчкап җирлеге җыенга килүчеләр саны буенча да районда үрнәк авыллардан санала. Узган ел берничә кеше килми калган булса, быелгы җыеннан беркем дә читтә калмаган. 2019 елда башкарылачак эшләр өчен халыктан 313 500 сум акча җыелган.

– 500 сум белән генә күпме таш салыныр иде икән? Ә болай дүртләтә артып кайткач, файдасы зур. Куҗак авылы – әлеге җирлектә иң кечкенәсе. Анда 34 кенә кеше җыенда катнаша. Кеше саны аз булгач, җыелган сумма да кечкенә. Аңлашыла инде, башкарылган эшләр дә зур авыллар белән чагыштырганда, азрак, – ди авыл советы башлыгы.

Динә ханым белән урамнарны карап йөргәндә, каршыбызга шушы авылда яшәүче өлкән яшьтәге Шәүкәт Сәлахов чыкты.

– Динә, сиңа рәхмәт әйтергә дип чыгып киләм, – диде ул килә-килешкә үк, безгә дә игътибар итмичә. – Бик әйбәт булды бит бу юл. Күпме иза чигә идек. Үзебезгә дә, килгән кунакларга да бик кирәкле эш эшләдегез. Җыя торган акчаны арттырсак та зыян булмас иде. Шулай эшләсәк, каршы килүчеләр булмас кебек. Эшләрнең нәтиҗәсе күз алдында бит. Барысы да үзебез өчен эшләнә. Акчаны да сөенә-сөенә бирәбез. Менә хәзер ясап куйганның кадерен генә белергә өйрәнәсе калды. Авыр йөк машиналарын мөмкин кадәр азрак кертергә иде бит. Шуны да контрольгә ал әле, зинһар. Ары-бире йөри башласалар, ташны чәчеп бетерерләр.

Динә ханым исә, бу мәсьәлә буенча сөйләшеп бетерербез, дип ышандырды. Күбрәк акча җыюга килгәндә, быел 500 сум җыярга килешүләре турында әйтте. Аннан соң, күп итеп бирергә бөтен кешенең дә мөмкинлеге җитеп бетмәве дә бар, дип аңлатты.

https://vatantat.ru/2019/11/tatar-avylyn-eshsezlekt%d3%99n-kotkargan-kyz-turynda-federal-basma-yazgan/

Нинди яңалыклар бар?

Мәгълүм булганча, авыл җирлегендә үзара салым җыю мәсьәләсе җыен яки референдум – халыкның тавыш бирүе аша хәл ителә. Халкы 3 меңнән арткан җирлекләрдә ул референдум буларак уза. Калганнар халык җыены итеп оештыра. Карар кабул ителер өчен, анда катнашучыларның 50 проценты яклап тавыш бирергә тиеш. Узган ел, мәсәлән, тавыш бирергә килүчеләр саны аз булу сәбәпле, 14 җирлектә референдум узмаган.

Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы хәбәр итүенчә, узган елдан аермалы буларак, быел Татарстанда үзара салым буенча референдум бер көнне түгел, ә этаплап уздырыла. Алар 17 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр атнаның һәр якшәмбесендә оештыралачак. Беренчеләре Югары Ослан һәм Чирмешән районнарында узачак. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, әлеге эштә 308 сайлау комиссиясе җәлеп ителер дип ниятләнелә. Гомумән алганда, референдум республиканың 34 районында узачак. Ә җыен барлык районда да оештырылачак. Быел мондый җыелышлар 2 меңнән артык булыр дип уйлыйлар.

Болардан тыш, узган ел һәр авылга үзара салым акчасын җыю һәм аны нәрсәләргә тотуны үзенә хәл итәргә мөмкинлек туган иде. Аннан сирәкләр генә файдаланды. Быел бу мөмкинлектән файдаланучылар күбрәк булыр шикелле. Мәсәлән, әлеге үзгәрешләр Биектау районының Иске Казан авыл җирлеге өчен аеруча актуаль. Авыл советы башлыгы Гөлнара Закирова әйтүенчә, аларда җыен 20 ноябрьдә уздырылачак.

– Безнең җирлеккә, мәсәлән, җиде авыл керә. Алар халык саны буенча да, эшлисе эшләр буенча да аерыла, әлбәттә. Быел акча җыю мәсьәләсендә үзгәрешләр бар. Моңа кадәр билгеле бер көнне референдум ясала иде дә, бер авыл советына караган барлык авыл халкы бер күләмдә акча җыярга килешә иде. Хәзер аны һәр авыл үзе билгели ала. Ягъни зуррак суммага ихтыяҗы булган авыл халкы күбрәк тә акча җыя ала. Мәсәлән, Татар Урматында халык аз яши, ләкин аларның хәл итәсе проблемалары зуррак. Шуңа күрә быел аларга 300 сум гына түгел, күбрәк җыярга тәкъдим итмәкче булабыз. Шулай иткән очракта, юлларына да таш түшәлер, проблемалары да чишелеш табар иде, – ди Гөлнара Закирова.

Моннан тыш, быелның маенда кертелгән үзгәрешләр буенча, оештыру эшләренә кагылышлы тагын бер яңалык бар.

– Әгәр билгеләнгән вакытта сайлаучыларның яртысыннан күбрәге җыенда катнаша алмый икән, тавыш бирүне бүлеп-бүлеп тә уздырырга мөмкин. Ләкин бу эш бер айдан артып китмәскә тиеш. Бер сайлаган кеше икенче тапкыр килми, – дип аңлаттылар безгә Муниципаль берәмлекләр советының матбугат үзәгендә.

Быел халыктан җыела торган акчаның уртача күләме 500 сум дип билгеләнгән. Күпчелек авыл җирлекләре шулай җыя да. Дөрес, 200–300 сум җыючылар белән бергә 1000 сумнарын кызганмаучылар да бар. Мәсәлән, бездәге мәгълүматлар буенча, андый авыл җирлекләре Чирмешән, Тукай, Мөслим районнарында бар. Мөслим, Кукмара, Арча һәм Балтач районнары исә үзара салым җыюда иң актив районнар булып тора.

Хәер, булсын дип яшәүче, үз мәнфәгатьләрен үзләре кайгыртучы авыл җирлекләре башка районнарда да бар. Мәсәлән, шундый кешеләрне без Буа районында да күреп кайттык. Тимбай авыл җирлеге башлыгы Радик Вәлиев әйтүенчә, быел, халык белән киңәшләшеп, 1 мең сум акча җыймакчы булалар. Аларга трактор сатып алмакчылар.

– Бездә юллар белән проблемалар юк. Һәр йортка кадәр асфальт юл түшәлгән. Ә үзара салым акчасына мәдәният йортын төзекләндердек, зиратларны карадык, юллар өчен дә тотылды. Киләсе ел акчасына трактор алырга телибез. Чөнки кыш көне кар эттерү проблемасы килеп басты. Агрофирмаларның техникасы иске. Булган трактор да берничә филиалга барып эшли. Үлем-китем, янгын, туйлар булса да, читен. Шуңа күрә быелгы кышны исән-сау чыксак, трактор алырга иде. Гадәттә, халыкның 86 проценты акча бирә, – ди Радик Вәлиев.

Игътибар итәргә кирәкле тагын бер мөһим мәсьәлә: авыл җирлекләре акчаны апрель аена кадәр җыеп тапшырырга тиеш. Никадәр иртәрәк җыела, дәүләт акчасы да шулкадәр тизрәк кайтып, авыл җирлекләрен төзекләндерү эшләре дә иртәрәк башлана. 1 апрельдән соң тапшырылган акча киләсе ел сметасына кертелә. 

Үзара салым – саннарда

Татарстанда референдум 2013 елдан бирле уздырыла. Ул елны 93 җирлектән 3,7 млн сум акча җыелган.

Узган ел Татарстанның 856 авылы, 20 шәһәр җирлегендә үзара салым буенча референдум үткән.

Былтыр җирле референдумда 589 мең кешенең 569ы катнашкан. Бу исемлеккә кергән сайлаучыларның 66,26 процентын тәшкил иткән.

– Халыкның активлыгы да елдан-ел арта. 2015 елда алардан 122 млн сум акча җыелган булса, 2019 елда әлеге программага 241,6 млн сум акча тапшырылган.

– 2018 ел мәгълүматлары буенча, халыктан җыелган акчаның 47 проценты – юл төзелешенә (шул исәптән, күперләргә дә), 19ы – территорияне төзекләндерүгә, 10ысы – халыкны су белән тәэмин итүгә, 10ысы – зиратларны карап тоту һәм төзекләндерүгә, 4есе – спорт һәм балалар мәйданчыклары төзергә һәм 2се һәйкәл, стела төзекләндерү һәм урнаштыру өчен тотылган.

– 2013–2019 елларда Татарстан бюджетыннан үзара салым акчасын финанслау максатыннан 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

– Үзара салым программасы Россиянең башка төбәкләрендә дә эшли. Аны 34 субъектта һәм 6 федераль округта файдаланалар. Алар арасында Киров, Калуга, Ростов, Омск һәм Амур өлкәләре дә бар.

Белеп тор!

Акча шул авылда теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешедән җыела. Әмма авыл җирлеге I һәм II төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына, студентларга, күп балалы гаиләләргә, тыл хезмәтчәннәренә ташлама да ясый ала. Тик шунысын да белеп торырга кирәк: ташламаларга хокуклы кешеләр саны муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең 30 процентыннан  артмаска тиеш.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү