Госман хәзрәт Исхакый күршеләр белән мөнәсәбәт турында киңәш бирә

Күрше хакы – Алла хакы, дигән кагыйдәне хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да оныта башладылар шикелле. Йөрмибез, күрешмибез, белмибез. Дин әһелләре бу җәһәттә ни уйлый икән, дип башкалабызның “Бишбалта” мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакыйга мөрәҗәгать иттек.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Күршең кайвакыт туганнан да якынрак була. Әйтик, син Идел буе районында, туганың Мәскәү районында тора, ди. Бер проблема килеп чыкса, иң элек күршегә мөрәҗәгать итәбез. Ул тиз арада ярдәм итә ала. Чөнки һәрвакыт синең белән янәшә, күбесен күреп, белеп тора. Инде күп фатирлы йортта торганда күршеләрең уңайсызлык китерсә, нишләргә? Беренчедән, үзең күркәм мөгамәләдә булсаң, күршең дә сиңа яхшы мөгамәлә күрсәтергә тырыша. Әгәр ике-өч тапкыр әйткәч тә аңламаса, тәэсир итүнең башка чаралары бар. Ләкин, минемчә, бер-ике тапкыр яхшы итеп, үтенеп сораганнан соң, иманы, вөҗданы бар икән, күршең саксыз гамәлләреннән баш тартыр. Бервакыт Пәйгамбәребезгә, нәфел намазларын укый, ураза тота, күп изгелек кыла торган бер хатын бар, тик ул күршесен җәберли, дип сөйлиләр. “Анда бер нинди хәер юк, ул – җәһәннәмдә”, – дип җавап бирә ул бу җәһәттән. Тормыш-көнкүрмештә күршеләрең белән дөрес мөгамәлә кору бик мөһим. Шәригать хөкеменә килгән вакытта, әгәр үз йортыңда торсаң, күршең дорфарак булса, чүбен ишегалдыңа түксә, нәрсә эшләргә? Тормышта шуның ише сораулар еш туа. Гомумән, күрше белән яхшы яшәү – иманның бер билгесе. Пәйгамбәребез: “Аллаһның барлыгына, берлегенә инанган кеше күршесе белән яхшы яшәсен”, – дип әйтеп калдырган. Аның, кунагын хөрмәт итсен, сөйләсә яхшы сүз сөйләсен, яхшы сүзе булмаса, тик торуы хәерлерәк, дигән хәдисе дә бар.

Күрше хакы – Алла хакы, дигәне шулмы инде, хәзрәт?

– Чыннан да, күршелек хакы бар. Исламда ул өч төрле. Беренчесе – мөселман булмаган күрше. Аның синдә бер хакы бар. Бу – күршелек хакы. Икенчесе – мөселманлык хакы. Аның синдә ике хакы бар. Бу – мөселманлык һәм күршелек хаклары. Өченчесе – туган күрше. Аның синдә өч хакы бар. Бу – күршелек, мөселманлык һәм туганлык хаклары. Нинди генә диндә булса да, күрше белән яхшы яшәргә тиешбез. Пәйгамбәребезнең, күршесе ач була торып, үзе тук ятып йоклаган кешенең иманы хакыйкый булмас, дигән хәдисе дә бар. Әйтик, дачада шашлык кыздырасың, ди. Чыккан тәмле исләрне уң, сул яктагы күршеләрең сизми калмый. Шул вакытта, санаулы гына алмасаң, татып карагыз әле, дип берничә калҗаны күршеләреңә кертергә кирәк. “Кыямәт көнендә күпме күрше, И, Раббым, бу кеше миңа берәр нәрсә кирәк булганда сорагач, ишеген ябып куя һәм үтенечемне кире кага иде, дип әйтәчәк”, – дип сөйли торган булган Пәйгамбәребез.

Күршең йортыңны, малыңны саклый, чит кешеләрне кертми. Шуның өстенә күршеңнең серләрен саклау да бик мөһим. Күршеңнең берәр гаебе бардыр. Бәлки ул кайвакыт хәмер кулланадыр, кайвакыт башка кирәкмәс эшләр эшлидер. Шуны күрүгә, каядыр барып әйтү, полициягә җиткерү, чагу түгел, серен саклап, аңа кулыңнан килгәнчә ярдәм итү, туры юлга күндерергә тырышу – өстебездә булган бер бурыч.

Ни кызганыч, без – күп катлы йортларда торучыларның күбесе күршебездә кем яшәгәнен, хәтта исемнәрен дә белми, аралашмый.

– Аралашмау иманыбызның зәгыйфьлегеннән килә. Сез нигә аралашмыйсыз? Бәлкем күршең – ниндидер бер җинаятьчедер: без моны белергә тиеш. Бәлкем бер зиначыдыр? Әллә кемнәрне җыеп ятып, бәлкем ул чир таратадыр? Ризык пешергәч, әйтик, коймак керткән вакыттамы яки тавыш булган вакытта, берәр нинди проблемагыз юктыр бит, бәлкем сезгә ярдәм кирәктер, дип сораштырырга кирәк. Ишетеп торабыз: кемнеңдер ишегенә ут төрткәннәр, кемнедер кыйнап киткәннәр… Димәк, ул күршеләре белән аралашып йөрмәгән. Әгәр аралашып яшәсә, бәлкем ярдәм иткән булырлар иде.

“Бер кешенең чит ун хатын белән зина кылуының җәзасы күрше хатыны белән зина кылганныкыннан күпкә җиңелрәк”, – дигән хәдисе дә бар Пәйгамбәребезнең. Шулай ук, бер кешенең чит ун йортны талап чыгуы күршесен талап чыгу хәтле авыр җинаять түгел, дип тә әйткән ул. Рамазан аенда аракы эчүнең гөнаһы ун мәртәбә арткан шикелле, күршең белән зина кылу, күршеңнекен урлау да – зур гөнаһ.

Йорт сатып алганчы, күрше сатып ал, дигән мәкалебез тиктомалдан гына тумаган, димәк?

– Шулай. Сәхабәләр вакытында Габдулла ибне Мактунның күршесе йортын сата. Йортның бәһасе – дүрт мең динар, ди. Алырга теләүчеләр, йортың андый кыйммәт түгел бит, ике мең динардан артык булмас, диләр. “Әйе, йортым ике мең динарлык кына, тик Габдулла ибне Мактун белән күрше булып яшәү дүрт мең динарлык”, – дип җавап бирә теге кеше. Халыкта мондый сүз бар: күршең бай булсын, бирмәсә дә сорамас. Күршең яхшы булса, ул сине һидаятькә күндерә, киңәш бирә. Туганнарың үлеп бетте яки читкә китте ди. Күршеләрең кала. Бөтен гомерең күршеләрең белән янәшә үтә. Ярый, син өченче катта яшисең, җиденче каттагыларның хәлен белмисең, ди. Ләкин үз катыңдагы, астагы, өстәге кешеләрне белмәсәң, алар белән күркәм мөгамәләдә булмасаң, иманың зәгыйфь. Йортыгызда яшәүче бөтен кешене белмәсәң дә, бер подъезддагы күршеләреңне белергә тырышырга кирәк.

Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисен искә төшерәсем килә. “Әгәр күршеләреңнән синең хакта, ул – яхшы кеше, дигәнне ишетсәң, димәк, син –яхшы, әгәр явыз дисәләр, син – начар кеше”, – дигән ул. Бөтенесе үзеңә бәйле.

Әйтик, бакча күршең бервакыт, тегеләй итте, болай ите, дип күз алдыңда малаеңны сүгә, орыша, ди. Андый чакта, гаепсез булса да, малаеңны яклама. Башка вакытта алай итмә, дип малаеңны шелтәлә. Күршең канәгать калсын. Соңрак, улым, ничегрәк булды соң, дип малаеңнан сораштыр. Улың гаепсез булса, гафу үтен! Тик күршең белән араңны бозма, аның сүзен юкка чыгарма. Тик без, әз генә төтен керсә, чүбе чыкса да, күршеләр белән кычкырышырга әзер. Әгәр күршеңдә туй булып, бик күп машина, бик күп кеше килә; шау-гөр килеп сөйләшәләр, уйныйлар, бииләр, җырлыйлар икән, ярты көнгә, бер генә көнгә күрше хакына түзәсең инде. Андый бәйрәмнәр синдә дә була.

Бәйрәмнәр ешаеп китсә, көн дә музыка уйнап торса?

– Аның да чарасы бар. Әүвәл кереп әйтәсең, әгәр сүземне тыңламасагыз, полиция чакыртырга мәҗбүр булачакмын, дип кисәтәсең. Инде бөтенләй яшәү мөмкинлеге калмый икән, күчеп китәсең. Китүчеләр, күчүчеләр бик күп. Кайвакыт кешеләр фәлән районга, фәлән бистәгә күчә. Чөнки анда мәчет, мәхәллә көчле, имамы яхшы. Үз фатирларын, йортларын саталар да, менә бу мәхәлләгә күчәләр. Бу җәһәттән бик күп мисал китерә алам. Тегендәге затлы, кыйммәтле фатирларын саталар да, мондагы уртача йортларны алалар. Аннан соң, бәрәкәт табып, бу мәчеткә йөриләр, күршеләре белән матур яшиләр.

Кемнедер гаеп итәргә түгел, сәбәп үзебездә дә булырга мөмкин. Кайвакыт кызып китәбез, хатыннарыбызның, балаларыбызның сүзенә колак салып, күршеләребезнең хакларын үтәмәскә ашыгабыз.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә: “Әти-әниләрегезгә изгелек кылыгыз һәм күршеләрегез белән яхшы яшәгез!” – дигән. Әле туганнарны әйткәнче, Аллаһы Тәгалә күршеләрне искә ала. Рәсүлулладан, кайсы күршем белән яхшырак яшим, дип сорагач, ул, кайсысының ишеге якынрак, шуның белән яхшырак яшә, дип җавап биргән. Чөнки каршы йорттагы, янәшә подъезддагы күршеләр дә бар. Иң якын күршең белән тату яшәргә тиешсең. Әйбәт яшәмисең икән, гаепне күршеңнән түгел, үзеңнән эзлә.

Күршеңнең алмагачы синең якка чыгып үсә, алмасы коела икән?

– Синең якка ботаклары чыга, алмалары асылынып тора икән, ул алмалар – синеке. Аны өзеп алып җыйсаң, ашасаң да, бер гөнаһы юк. Әгәр, үзем җыеп алам, ди икән, алсын. Каршы килмә, мөнәсәбәтләрне бозма. Билгеле, безнең якка күләгәсе төшә бит дип, ризасызлыгыңны сиздерә аласың. Томана кеше булмаса, аңламый калмас. Гадәттә мондый очракта күршеләр, синең якка чыкканы – синеке инде ул, дип әйтә.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү