Россиядә автобус чакырта торган «акыллы» тукталышлар барлыкка киләчәк

Киләсе елда Россиядә сынау режимында автомат рәвештә автобуслар чакырта ала торган «акыллы» тукталышлар барлыкка киләчәк. Бу турыда «Автонет» илкүләм технологик инициатива вәкиленә, «Глонасс» коммерцияле булмаган партнерлык матбугат сәркатибе Ярослав Федосеевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Биштән алып ун кешегә кадәр җыелса, эшләнмә автомат рәвештә автобусны маршрутка чыгарачак», — дип сөйләде Ярослав Федосеев һәм хәзер сервис макеты эшләнүен әйтте.

Сервис эше принцибы түбәндәгечә: автобус чакыру өчен махсус төймәгә басарга кирәк, шуннан соң система видеодетектор ярдәмендә тукталышта пассажирларның санын тикшерә һәм аларның саны биш кешедән артса, маршрутка автобус чыга.

Бу проектны Самара, Волгоград һәм Курск өлкәләрендә, аннары Мәскәү, Тамбов һәм Томск өлкәләрендә эшләтеп җибәрәчәкләр.

Федосеев билгеләп үткәнчә, яңа сервис пенсионерлар өчен ташламалы такси һәм алдан ук билгеле төркеме өчен автобус чакырта алачак.

«Сервис функциясе үзгәрергә мөмкин. Әлегә сүз бары тик технологияләрне кертү турында бара», — диде әңгәмәдәш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/196989/

Фикер өстәү