Ир белән хатынның уртак мөлкәтен бүлү процедурасын үзгәртергә телиләр

Дәүләт Думасына РФ Гаилә кодексында ир белән хатынның уртак мөлкәте төшенчәсен беркетү турында закон проектын керттеләр. Аның нигезендә аерылышканда уртак мөлкәтне бүлү суд тикшерүе барышында узачак. Бу турыда «Парламентская газета» хәбәр итә.

Бүгенге көндә ир белән хатынның гомуми мөлкәте тулы бер милек комплексы итеп түгел, ә хокукларның аерым объектлары җыелмасы буларак карала. Шул сәбәпле, суд башта күчемсез милекне, аннары акчаны һәм башкаларны бүләргә мөмкин. Яңа закон проекты гаиләнең уртак милек төшенчәсен «актив» һәм «пассив» итеп теркәргә, шулайк ук барлык мөлкәтне өлешләп бүләргә тәкъдим итә.

Ир белән хатынның берсенең ризалыгыннан башка гына килешү төзү, төзәтмәләр нигезендә, килешеп эшләмәүче өчен тиешле гомуми мөлкәттә өлешне киметү өчен нигез булырга мөмкин.

Моннан тыш, никах шартнамәсен гамәлдә түгел дип тану мөмкинлеген бетерергә тәкъдим ителә.

Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar

Фикер өстәү