«Ну, погоди!» мультфильмының яңа серияләре төшереләчәк

«Союзмультфильм» киностудиясе «Ну, погоди!» мультфильмының яңа 26 сериясен төшерүне планлаштыра. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Союзмультфильм» геройларының 50 еллыгына «Ну, погоди!» мультфильмының яңа циклын эшли башлый», — дип сөйләде киностудия идарәсе рәисе Юлиана Слащева.

Аның сүзләренчә, тамашачылар беренче яңа серияне киләсе елның җәендә күрә алачак.

Популяр совет мультипликацион сериалы хулиган Волк һәм зирәк Куянның күңелле маҗаралары турында сөйли. Персонажларның тавышын СССРның халык артисты Анатолий Папанов һәм РСФСРның атказанган артисткасы Клара Румянова яңгыратты. Тасманың премьерасы 1969 елда булды.

 


Фикер өстәү