Өммегөлсем

Беркөнне “Казан утлары”нда эшләүче прозаиклар Вакыйф Нуриев белән Камил Кәримов: “Әйдә, “Китап йорты”на бармыйсыңмы? Роза Туфитулованың “Язмыш җиле” романы турында фикер алышу була”, – диделәр.

– Мин аны укымадым бит.

Вакыйф белән Камил миңа кызганып карап куйдылар. Әле үтә дә төрткеле Камил: “Сине Язучылар берлегенә юкка алганбыз икән”, – дип тә өстәде. “Кайткач, ниләр булганын сәнгатьле итеп сөйләрсез”, – дип шаярткан булдым, әмма күңелгә оялу-кыенсыну хисләре кереп утырган иде инде.

Без университетта Роза белән бер тирәдәрәк укыдык, бер тулай торакта

яшәдек. Ул – мине телевидениедә үз урынына мөхәррир итеп калдырган кеше дә. Җир ярылса, җир тишегенә керердәй булдым дип үк әйтмим, әмма сабакташың иҗатына битараф булу “бер тишеккә дә” сыймый иде. Шул ук көнне “Казан утлары”на төшеп, “Язмыш җиле” басылган ике санны алып мендем. Өйгә кайткач, рәхәтләнеп, иркенләп укырга иде исәп. Дөресен әйткәндә, роман тиз укылмады. Чөнки, бер гасырлык диярлек вакыйгаларны сыйдырган бу әсәр, беренчедән, шактый ук дәрәҗәдә фәнни хезмәткә тартым иде. Төп герое – романның “бисмилла”сында Роза ханым үзе язганча, заманының күренекле хатын-кызларыннан берсе, Чистай кызы Гөлсем Камалова. Дөресен әйткәндә, үземне  Гөлсем турында бик үк мәгълүматлы санамыйм. Исеме колакта, дип кенә әйтә алам. Шуңа күрә милләт кызы турында тәфсилләп, нечкәләп язылган әсәрне кайта-кайта укырга туры килде.

Язмама “Өммегөлсем” дип исем куюым очраклы түгел. Беренчедән, аның тулы исеме шулай һәм романда да шактый еш шулай кабатлана. Икенчедән, “Өммегөлсем” дигәч, уңган-булган, чибәр татар кызы күз алдына килеп баса. Автор исә Өммегөлсемне тагын да идеаллаштыра. Өммегөлсем –үлем хастасы белән көрәшеп яткан Тукай өчен “кара төннең ак фәрештәсе”. Гаяз Исхакый өчен – “Джоконда”. Исхакый әфәнде серле елмаюы өчен Өммегөлсемгә шулай дип дәшә торган булган. Язганнарым – баш героиняның портретына берничә штрих кына, әмма ул берничә сурәтләмәдән үк саф күңелле, чая, укымышлы, мәхәббәтле татар кызы булып җанлана. Минем Өммегөлсемнең рәсемен күрәсем килде. Үзем дә сизмәстән, аңа гашыйк булдым. Җиңел, ыспай гәүдәле, нәзакәтле, зәңгәр күзле Чистай кызы бернинди авырлыклар күрмичә, кемнеңдер иркә-назлы хатыны булып яшәргә тиеш кебек иде. Шуңа күрә аның милләт язмышын үз җилкәсенә алуы бераз гаҗәеп тә тоела. Өммегөлсемнең шәфкать туташы буларак Балкан сугышында катнашуын, башкаларны да өндәп, ялкынлы чыгышлар ясавын ничек аңларга?  Төрек оборона фонды өчен хәйрия җыю митингындагы чыгышын гына искә төшерсәң дә, Чистай кызының күңелен нинди хисләр яулаганын чамалап була. “Илне саклап калуда катнашуның юллары күп. Бүген шуларның берсе – ханымнарның бизәнү әйберләреннән баш тартуыдыр. Йөрәгеңнән кан саркыганда, атлас күлмәкләргә төренеп, алтын, бриллиантлардан йөрү мөмкин хәлме?

Кадерлеләрем минем, миллионлаган апа-сеңелләрнең карашы сезгә төбәлгән. Алар сезнең өчен борчу-кайгыда. Алар сездән тәвәккәллек көтә”. Өммегөлсем шулай ялкынланып сөйли дә, алтын муенсасын салып, өстәлгә куя. Башкалар аңа иярә. Романдагы барлык вакыйгалар, Өммегөлсемнең уй-ниятләренә ияреп, берәм-берәм җанланалар. Шул исәптән, шәхесләр дә. Романда хәтта Өммегөлсем язмышы аша төрки халыкларның аерым бер мөстәкыйль дәүләт төзергә омтылышы да сурәтләнә.

Мин әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгарга җыенмыйм һәм бу кирәк тә түгел. Максатымны яшермим, үзен хөрмәт иткән татар бу романны укырга тиеш, милләт, атаклы кешеләребез турында өстәмә мәгълүмат алырга тиеш. “Язмыш җиле”н “Казан утлары”нда бастырырга әзерләгән, озак еллар мөхәррирлек итеп күпме әсәрләрне үз кулыннан (һәм күңеленнән) үткәргән язучы Вакыйф Нуриев та: “Мин әсәрнең кайбер геройлары – күренекле шәхесләребез турында белеп бетермәгәнмен икән”, – дип әйтеп куйды. Мәсәлән, Вакыйф: “Акчуриннарны, аларның тарихи миссиясен, характерларын автор башкача ачкан”, – ди.

Без Йосыф Акчураны күренекле җәмәгать эшлеклесе, Истанбул университеты профессоры, Төркия Президенты Кемаль Ататөрекнең сәясәт һәм мәдәният буенча киңәшчесе буларак азмы-күпме беләбез. Күпләрнең белеме шуның белән чикләнәдер дә, бәлки. Акчуриннарның Россия империясендә татарлар арасыннан иң эре фабрикантлар икәнен дә беләбездер, бәлки. Ә менә әлеге нәселнең меценатлык эшчәнлеге, хәләл көч куеп тапкан акчасын халык белән бүлешүе турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар икәнбез соң?

Мәктәп-мәдрәсәләр ачу, татар газета-журналлары нәшер итүгә булышу өстенә, Акчуриннар, ачлык елны ашханәләр ачып, хәерчеләрне ашаталар. Ашханәгә йөрүчеләр саны исә меңәрләп санарлык була.

Акчуриннар нәселеннән Абдуллага кияүгә чыккач, Өммегөлсем, автор язганча “…бу нәселнең рухи бай мирасын, аларның да “милләтем” дип җан атуларын, әлеге юлның бихисап каршылыклардан һәм көрәшләрдән торганын күрер…”

Мин кайчак бүгенге байларның милләт язмышы турында ни дәрәҗәдә кайгыртулары турында уйлап куям. Акчуриннарны аерым телгә алуым да тарихи гыйбрәт өчен.

Өммегөлсем дә балда-майда йөзәр өчен Абдуллага кияүгә чыкмаган,  алар милләт йөген бергә җигелеп тартканнар. Әлбәттә, революциядән соң татар байларының нинди язмышка дучар ителгәнен беләсез инде. Ачы язмыш җиле Өммегөлсемгә дә кагылмый калмый. Абдулланы Себергә сөрәләр. Алдан ук әйткәнемчә, әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгарга җыенмыйм. Әмма Роза Туфитулованың мондый роман тудыру өчен күпме көч куйганын һәр битне ачкан саен чамаларга була.

Вакыйф Нуриев әйтүенчә, автор үз әсәрен “повесть” дип язып куйган булган. Әмма ул бөтен яктан роман жанрына туры килә. Бер гасырлык вакыйгаларны колачлавы  буенча да, әсәрдә берничә сюжет булуы белән дә. Иң әһәмиятлесе – һәр сюжет аерым үсештә кебек тоелса да, алар бер үк максатка хезмәт итә: Өммегөлсемнең тормыш юлы аша татар тарихын барлау.

Сюжет димәктән, әсәр башыннан ахырына хәле Тукай рухы белән сугарылган. Өммегөлсемнең Тукай белән очрашулары, аның өчен җан атып яшәве, хаста хәленә керергә, кирәк икән гомерен бирергә әзер торуы да милли рухка бәйле. Аларның берьяклы мәхәббәте дә шушы рух белән сугарылган кебек. Шагыйрьнең хатын-кыздан читләшүе, бөтен хисләрен тышка чыгармавы турында истәлекләрдә шактый язылды инде.

Мин, Тукай вафат булгач, бу сюжет онытылыр, өзелеп калыр дип курыккан идем. Мондый шик мөхәррир Вакыйф Нуриевта да булган. “Әмма, – диде ул, – роман ахырында авторның Тукай һәйкәле янында чәчәк тотып басып торган кыз белән очрашуы романның бер кысада тәмамлануын күрсәтә”.

Автор үзе дә соңгы сүз итеп: “Могҗизалар һәрдаим булып тормыйдыр шул. Ә нигә булмасын? Йөз елдан соң да шагыйрьгә тагын ак ландышлар китерәләр. Ә бу могҗиза түгелмени?” – дип язып куйган. Чәчәк тотып торган кызда автор “кара төннең ак фәрештәсе”н күргәндәй була һәм “Ак фәрештә” турындагы хикәятенең шундый мизгел белән тәмамлануына сөенә. Ә без Роза Туфитулованың укучыга шундый әсәр бүләк итүенә шатланабыз.

Шуны да әйтик әле: “Язмыш җиле” романы буенча аерым нәфис фильм төшереп булыр иде. Язмыш җиле кагылган татар тарихы – гомерлек тема. Әсәрнең геройлары – әле бүген дә телебездән төшмәгән тарихи шәхесләр. Роза Туфитулова алар турында мәгълүматны еллар буе җыйган. Төрле шәһәрләрдә архивларда  казынган, шәхесләребезнең нәсел-нәсәбен барлаган, исәннәре белән очрашкан.

Ә роман язуга Роза ханым дистә елга якын гомерен биргән. Һәм бу әсәрне бүгенге татар әдәбиятында бер яңалык дип бәялисе килә. Үзегез укыгач, сүзләремнең хаклыгына ышанырсыз.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү