Дамир Йосыпов ни өчен пассажирлардан үзенең исемен яшерә башлавы турында сөйләде

Авиаһәлакәткә очраган A-321 самолетын кукуруз кырына утыртып, кешеләрнең гомерен саклап калган Россия Герое Дамир Йосыпов хәзер үзе командалык иткән очышлар алдыннан пассажирларга исемен әйтми башлаган. Моның сәбәбе турында ул Сызраньнең «КТВ-Луч»телекомпаниясенә сөйләгән.

Дамир Йосыпов сүзләренчә, үткән авиаһәлакәттән соң пассажирлар самолет белән нәкъ ул идарә итүен белеп алса, хискә бирелә. «Салонда шау-шу башлана. Пассажирлар дулкынланырга тиеш түгел», – диде ул.

Шулай да баштарак ул очыш алдыннан пассажирларга үзен игълан итәргә тырышып караган икән. Ләкин очып китеп, берничә минуттан борт турбулентлыкка эләккән. Мондый очраклар шактый еш булып торса да, бу юлы пассажирлар самолет белән авиаһәлакәт кичергән капитан идарә итүен искә төшереп, дулкынлана башлаган.

«Шуннан соң мин салонда утырган пассажирларга исемемне атаудан туктадым», – дип аңлата очучы.


Фикер өстәү