Татарстанда һава торышы үзгәрә — суытачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда киләсе атна уртасында шактый суыта.

Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләде. Шуның нәтиҗәсендә төбәктә уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән 3-5 градуска югарырак булды. Алдагы көннәрдә метеорологик вәзгыять үзгәрмәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Шимбә көнне, 16 ноябрьдә һәм якшәмбе көнне, 17 ноябрьдә, антициклон Татарстан территориясендә һава шартларын билгеләвен дәвам итәчәк. Явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 0..+6 градус тәшкил итәчәк.

Дүшәмбе көнне, 18 ноябрьдә, республика буйлап салкын атмосфера фронты узачак. Көндез бераз яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә –4..+1, көндез 0..+5 градус булачак.

Метеорологлар билгеләп үткәнчә, 19 ноябрьдә «температура түбәнәя башлаячак». Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы –4, Татарстанның көнчыгышында –7 градуска кадәр төшәчәк. Көн дәвамында температураның түбәнәюе көтелә.

Чәршәмбе көнне, 20 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә температура –8..–13, көндез –4..9 градус тәшкил итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/15/197015/

Фикер өстәү