Мәчкәрәне чит илдә дә беләләр 

Татарстан белән Киров өлкәсе чигендә урнашкан Мәчкәрә авылын хәзер инде Кыргызстанда да беләләр. Алай гына да түгел, бирегә Германиядән дә, башка чит илләрдән дә кунаклар еш килә. Килгән бере кечкенә генә авылда шулкадәр байлык дип, соклануын яшерә алмый. Сүзебез – Кукмара районындагы Мәчкәрә авылы турында. Биредә 1791 елгы таш мәчет, Үтәмешевләрнең 220 еллык нәсел йорты, кибет бинасы сакланган. Ләкин алар игътибарны, төзекләндерүне сорый.

Ишмән шәҗәрәсе

Мәчкәрә авылына игътибар Кукмараның туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина эшчәнлеге нәтиҗәсендә артты дисәк, һич арттыру булмас. Әлеге ханым 1610 елда дөньяга килгән Ишмән Туктар улыннан башланган шәҗәрәгә тап була һәм аның Хәмзә исемендә туктап калган Габделвәлиевләр тармагына игътибар итә. Бүген без Хәмзә байның Чыңгыз Айтматовның анасы ягыннан бабасы булуын бик яхшы беләбез инде. Шушы шәҗәрә дөньяга чыкканнан соң гына, без, язучының әнисе ягыннан бабалары Мәчкәрәдән булуына төшендек. Ләбүдә ханым әлеге шәҗәрәне исән чакта Чыңгыз Айтматовка да тапшырып өлгерә. Бу авылда бүген атаклы таш мәчет, Үтәмешевләрнең нәсел йорты булган 220 яшьлек бина, бай кибете сакланып калган. Әлеге мәчетнең үзенчәлеге нидә соң? Ләбүдә ханым әнә шул сорауга ачыклык кертте:

– Бу проект белән республикада ике генә мәчет төзелгән. Аның берсе – Кышкарда, берсе – Мәчкәрәдә. Кышкар мәчетен төзекләндерделәр, Мәчкәрәдәгесенең нигезе ныгытылды, түбәсе ябылды… Без бит туризм дип сөйләргә яратабыз. Чыңгыз Айтматовны белгән кеше ара ерак дип тормый, Мәчкәрәгә килә. Кыргызлар да, Татарстанга киләләр икән, безгә кермичә китмиләр. Журналист, җәмәгать эшлеклесе галимә Ирмтрауд Гучке җәй көне Үтәмешләр нәселе башланган җир – Бөрбашта, аның зиратында, аннары Мәчкәрәдә булды. Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан туган төбәгенә гашыйк булдым дип китте. Инде менә киләсе елның май азагына Германиядән бер төркем туплап килергә җыена. Димәк, Мәчкәрә белән чит ил вәкилләре дә кызыксына. Шулай булгач, мәчетне генә түгел, Үтәмешнең нәсел йортын да кайгыртырга кирәк. Әлеге йортта мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәп эшли. Шөкер, Мәчкәрә зираты тәртипкә китерелде. Бу эшләргә Казан мэры Илсур Метшин ярдәм итте.

Мәчкәрә авылына без тарихи мәдәни мирас елында да булган идек. Ул чакта борынгы бинаның хәлләре мөшкелрәк иде әле. Хәзер инде түбәсеннән су да үтми, нигез дә нык. Алга таба төзекләндерү эшләре дәвам итәрме соң? Авылның тарихи урыннары белән таныштырып йөргән Мөнир хәзрәт Йосыпов бу җәһәттән өметен өзми:

– Бу мәчеткә игътибар юк дип әйтеп булмый. Төзекләндерү эшләре 2004 елда Татарстан Президенты ярдәме белән башланган иде. Нәтиҗәдә бинаның түбәсе ябылды, тәрәзәләре куелды, нигезе ныгытылды. Төзекләндерү эшләре тукталып калганга дүрт еллап.

Кабер ташлары ни сөйли?

Мөнир хәзрәт мәчетне бай йорты, зират белән бер комплекста күрсәтергә кирәк дигән фикердә. Борынгы кабер ташлары ягыннан да Кукмара – бай төбәкләрнең берсе. Монда  тарихи кыйммәткә ия 305 кабер ташы бар, шуның 33е – Мәчкәрәдә урнашкан.

– Зират – тарихи мәгълүматка иң бай урыннарның берсе ул. Кабер ташларыннан күренгәнчә, Мәчкәрә – сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевләр туган һәм хезмәт иткән урын. 1778-1785 елларда алар биредә туку, эрләү, күн фабрикалары ачып җибәрәләр һәм Мәчкәрәне үзенә күрә бер сәнәгать үзәгенә әверелдерәләр. Менә шушы нәселдән Габдулла хәзрәт таш җәмигъ мәчетне төзетә, аңа кыйбланы Габденнасыйр Курсави күрсәтә. Габдулла хәзрәтнең дин турында язылган китаплары да бар. Ни өчен Габдулла хәзрәт турында гына сөйли дип аптырамагыз, бик юмарт меценат булган ул. Россиядә 150ләп мәчет салдыруы билгеле. Казандагы Иске Таш мәчет тә аның хисабына төзетелгән. Аннары Мәчкәрәнең мәдрәсәсе тирә-якка дан таралган ук йорты булган. Анда укыган мөдәррисләр шушы зиратта да мәңгелек йортын тапкан. 2017 елдан әлеге кабер ташларын барлап, реставрацияләдек. Республикадан беренчеләрдән булып бу эшне тәмамладык.

Районның борынгы истәлек ташларын Милли китапханә белгечләре Раиф Мәрдәнов, Ирек Һадиев, Ләбүдә Дәүләтшина өйрәнеп, “Ташъязма истәлекләре” дигән китап та чыгарган. Әлеге китап та Татарстан белән генә чикләнмичә, чит ил кунаклары ярдәмендә илләр гизә инде.

Җәмигъ мәчете

Таш мәчеттә быел беренче тапкыр “Мәчкәрә укулары” үткәрелгән. Мөнир хәзрәт аны мәчеткә игътибарны арттыру өчен оештырган. Хәер, Мәчет тиздән болай да игътибар үзәгендә калырга мөмкин. “Зөләйха күзләрен ача” сериалының кайбер күренешләре нәкъ менә шушы бинада төшерелгән. Режиссер Аллаһ йорты булуын, тарихи ядкәр икәнен онытып җибәрмәгәндер, дигән ышанычта калабыз. Мәчет язмышы хакында Мөнир Йосыпов менә ниләр сөйләде:

– Мәчетнең манарасы 1930 елда ук киселә. Аның ае интернат-мәктәп директоры Шәүкәт Сабитовта саклана. 1960 елга кадәр бу бина ындыр табагы булып торды. Соңрак колхозның цемент, ашлама, агулы матдәләр склады булып хезмәт итте. Туксанынчы елларда бушап калды һәм шаклый еллар кирәксез булып буш торды. Ә бит нинди атаклы мәчет һәм атаклы мәдрәсә булган ул. Берничә исем генә әйтәм: монда башта әйткәнемчә Габденнасыйр Курсави, Әмирхан Еникиның бабасы – Әмирхан бине Габделмәннан, Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл Мәрҗани белем алган.

Бай йорты

Үтәмешевләрнең нәсел йорты булган, хәзер интернат-мәктәп булып хезмәт иткән бина ныклыгы һәм уникаль проекты белән игътибарга лаек. Гомумән, Мәчкәрәдә XVIII-XIX гасырда йортлар үзенчәлекле. Ник дигәндә, Үтәмешевлар кулына эләккән авылда уңдырышлы җирләрнең бер генә метры да төзелеш өчен файдаланмаган. Йортлар, мәчет-мәдрәсәләр сазлыклы җирләргә салынган. Шуңа күрә аларның нигезләре баскыч-баскыч булып 15әр метр тирәнлеккә кадәр җиткерелгән. Йортның түбә калае Германиядән кайтарылган булган. Калайның 200 ел буе черемичә саклануының сере шунда: ул дәфтәр кебек кат-кат бөкләнгән, араларына май сөртелгән.

Мәктәп директоры Шәүкәт Сабитов икенче катта салынган мичне дә сүтмичә саклап калуга ирешкән. Мич тә хикмәтле, ди ул. Баксаң, төтене бөтен өйне урый һәм икенче кат идән астына җыелып, идәнне җылыта икән. Ә идән ике катлы, бер каты туфрак түшәлеп, икенче катын буш калдырып ясаганнар.

Бу бина элек-электән балаларны сыендырган. 1954 елдан биредә Ленинград блокадасы вакытында ятим калган балалар китерелгән. 1959 елдан ул ярдәмче мәктәп итеп үзгәртелгән. 2002 елдан 8 нче төр махсус (коррекцион) гомум белем бирү интернат-мәктәп дип йөртелә башлаган. Мәктәптә акыл ягыннан зәгыйфь балалар укый. Аларга орлык утыртудан алып җимеш җыюга кадәр бакчачылык серләрен ачалар, агачтан юнып җиһазлар ясау, талчыбыктын кәрзин-мөргеләр үрү, чигү-тегү, ашарга пешерү кебек көндәлек тормышта кирәкле эшләр барысы да өйрәтелә.

Билгеле, күпчелекне бүгенге Үтәмешевләр баймы, дигән сорау кызыксындырадыр. Шәүкәт абый матди яктан бай булмасалар да, рухы яктан гаять бай, зыялылар дип ышандыра. Мәчкәрәлеләр Рөстәм Үтәмешев белән аеруча горурлана. Галим, физик Рөстәм Үтәмешев Юрий Гагаринны космоска әзерләүдә турыдан-туры катнашкан. Улы Илдар да техник фәннәр докторы. Бүген Мәскәү морзалары оешмасы җитәкчесе дә икән әле. Ул йөрәкне тикшерү җайланмаларын уйлап табу өлкәсендә билгеле кеше. Илдар Үтәмешев авылга кайтып йөргән.

Табышлы җир

Элеккеге байлар авылы бүген дә табыш китерә ала. Җәмигъ мәчет, башка биналар төзекләндереп, туристик маршрутка кертелсә, тарихи үткәне белән кызыксынган күпме кешене, Айтматов иҗатын өйрәнүчеләрне үзенә җәлеп итәр иде. Туристик маршрут булдыру хыял түгел, ул Кукмара районы планына кертелгән икән инде. Бары тик “сакаллы” төзекләндерү эшләрен генә очлап чыгасы. Бу җәһәттән Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина белән элемтәгә кердек. Ул, эш бара, дип ышандырды һәм әлеге реставрация эшләрендә ярдәм итәрлек кешеләрнең исемнәрен атарга иртәрәк, диде.

Мәчкәрә авылы тарихи биналары төзекләндерү 2020 ел эш планына кертелгәнме? Бу сорауны Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитетына юлладык. Әлегә аннан җавап килмәде.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү