Депутат аю биетүгә каршы чыккан

Әгерҗе шәһәр советы депутаты Марсель Шахмин артистлары җәнлек-хайваннардан гыйбарәт булган циркларны Татарстанда тыюны тәкъдим иткән. Бу хакта ул “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый   хәрәкәтенең югары советы утырышында белдергән. Аның әйтүенчә, район халкы экология һәм хайваннарны саклау темасын актив төстә хуплый.

– Яшьләр миннән утырышта шушы тәкъдимне җиткерүне сорадылар, – дигән ул.

Әгерҗе депутаты Татарстанның “хайванлы” цирктан баш тарткан беренче субъектка әйләнүенә өмет белдергән.


Фикер өстәү