Миләш җыеп баеп буламы?

Россия Кулланучылар берлеге  Татарстан  оешмалары эшчәнлеген, аерым алганда, авылда яшәүчеләргә сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, кадрлар әзерләү, шәхси хуҗалыклардан төрле продукция җыю буенча эш тәҗрибәсен өйрәнә. Әлеге максатларда республикада ике көнлек семинар уза.

Чарада катнашучылар  Алексеевск районы авылларында модульле һәм күчмә кибетләрдә,  җәмәгать туклануы предприятиеләрендә халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү, органик чимал калдыклары, дару үләннәре, кәгазь калдыклары һәм башка төр  продукция җыю пунктлары эшчәнлеге белән танышып йөрде.

Казан кооператив институты базасында “Кооперация үсеше ресурслар үзәге” ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Төркия, Венгрия, Үзбәкстан һәм башка чит илләрдән вәкилләр дә бар иде.

Семинар-киңәшмәнең нәкъ менә Алексеевск районында башланып китүе  очраклы хәл түгел. Әлеге төбәк  озак еллар дәвамында бу юнәлештә булган барлык яңалыкларны республикада беренчеләрдән булып үз авылларына кертергә омтыла. Тугыз ел элек тузып-таркалып беткән авыл кибетләрен бүген районда яңадан “сүтеп җыя” башлаганнар. Хәзер район кулланучылар җәмгыяте канаты астына кергән сәүдә нокталарында ел саен 200 миллион сумнан артык товар сатыла. Райпо системасында 48 кибет тулысынча диярлек яңадан торгызылган.

Район үзәгеннән шактый еракта урнашкан Левашово авылындагы модульле кибет беренче карашка башкалардан әллә нәрсәсе белән аерылып та тормый. Эченә керсәң,  шәһәрнең супермаркетларыннан ким түгел. Кибетче Светлана Боброва әйтүенчә, кем нәрсә тели,  район үзәгеннән көнендә-сәгатендә китереп җиткерәләр. Шул максатта кибеткә махсус автолавка хезмәт күрсәтә.

– Элегрәк яңа пешкән ипине атнага бер генә күрә идек. Хәзер  көн саен күпереп пешкән күмәч китерәләр! Азык-төлекнең өчтән бере үзебездә җитештерелә, шуңа тәмлерәктер инде. Бәясе дә арзанрак, – ди кибетчеләр.

Өлкән яшьтәге Татьяна Абдуллина әйтүенчә, кибеттә үзең теләгән товарны әҗәткә алып була. Акча булгач, түләү шарты белән.

Өлкәннәр,  форсаттан файдаланып, аһ-зарларын әйтеп калырга ашыга. Пенсионерларны авылның киләчәге  борчый. Әйтүләренчә, авылда хәзер ни теләсәң, шул бар. Тик яшәргә кеше генә бетеп бара. Сәбәбе – яшьләргә эш юк. Кайчандыр гөрләп эшләп торган ферма беткән. Терлек асрар өчен шартлар да кыенлаша. Печәнен, фуражын, башка кирәк-ярагын кыйммәт бәядән сатып алганчы, кибеттән алып кайту отышлырак. Элек йөзләгән сыер бар иде, хәзер егермеләп кенә калып бара.

Хәер, бернинди кыенлыкларга карамый, һәр авыл үзенчә матур яшәргә тырыша. Үз эшен булдыручылар да шактый. Район Кулланучылар берлегенең махсус пунктларына тире, йон, кәгазь калдыклары, шешәгә кадәр тапшыралар. Яшелчә, җиләк-җимеш үстереп кенә түгел, күп төрле дару үләннәре җыеп та, акча эшләүчеләр арта. Файдалы үсемлекләр кабул итү пунктында эшләүче Татьяна Шерстнева әйтүенчә, бу эш белән даими шөгыльләнергә теләүчеләр дә бар.

Сан

Татарстан Кулланучылар берлеге карамагында 180 автолавка эшли. Алар 864 авылда яшәүчеләргә төрле сәүдә хезмәте күрсәтә.

2019 елда кулланучылар оешмалары һәм предприятиеләре 70 миллион сумлык ит, ипи, балык продукцияләре, лимонад һәм башка төр эчемлек җитештергән. Көз айларында  428 тонна  файдалы үлән, миләш һәм башка төр җиләк-җимеш җыелган.

Камил Сәгъдәтшин

 

 


Фикер өстәү