Йөрәк өянәге куркынычы яныймы?

Үзегездә түбәндәге билгеләрнең берсен булса да сизсәгез, уйланырга җирлек бар, ди белгечләр.

Кыз баланың 12 яшьтән дә иртәрәк күрем күрә башлавы. Җенси яктан иртә өлгергән гүзәл затлар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан күбрәк тилмерә, ди белгечләр. Бу аларда хатын-кыз гормоны эстрогенның тиешле дәрәҗәдән күбрәк булуы белән аңлатыла.

Ябыктыра торган дару эчү. Яшерен-батырын түгел, әлеге даруларның көтелгән нәтиҗәне биргәне юк әле. Киресенчә, артыгын җыймыйча, үз авырлыгыңны саклап кала алсаң, рәхмәт әйтерсең. Ә менә бу даруларның сәламәтлеккә, аерым алганда йөрәккә зыяны әйтеп бетергесез. Алар кан басымын күтәрә, йөрәк тибешен көчәйтә. Шул рәвешле йөрәк тә сафтан чыга. Дөрес, артык авырлык үзе үк йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә зыян сала. Әмма аның белән табиб билгеләгән диета ярдәмендә көрәшү хәерле.

Грипп белән еш авыру. Күптән түгел Америка галимнәре, грипп ел дәвамында йөрәк өянәге тоту куркынычын алты тапкыр арттыра, дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә грипп белән чирләүчеләргә авырган вакытта да, терелгәч тә, йөрәк тибешен контрольдә тотарга киңәш ителә.

Ялгызлык. Американың “Heart” басмасында дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, ялгызлык инфаркт ихтималын 30 процентка арттыра. Тәмәке тартучыларның да чама белән шулкадәр өлешенә яный бу куркыныч.

Авыр йөклелек чоры. Йөклелек – организм өчен болай да зур стресс. Шуңа өстәп әле ул шикәр чире, кан басымы уйнау кебек чирләр белән дә көрәшеп узса, йөрәккә икеләтә авырга туры килә.

Күңел төшенкелеге. Күңел төшенкелеге – йөрәк “тоту” ихтималын – өч, үлем куркынычын ике мәртәбә арттыра, ди галимнәр. Стресс гормоны  кортизол йөрәкне таушалдыра. Өстәвенә депрессиядәге кеше яшәү рәвешенә игътибар итми, йөрәк даруын да вакытында эчми. Бу исә – инфарктка да

ерак калмый дигән сүз.


Фикер өстәү