Казанда «Рено» чит ил машинасы белән идарә иткән исерек йөртүче 90 яшьлек хатын-кызны таптатып үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Назарбаев һәм Павлюхин урамнары чатында чит ил машинасы белән идарә иткән ир-ат светофорның кызыл төсенә туктамыйча, юл аша чыгып баручы өлкән яшьтәге хатынны таптаткан.
«90 яшьлек пенсионер хатын алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Чит ил машинасы белән идарә иткән ир-атның алкоголь эчемлек кулланганы билгеле», — дип хәбәр иттеләр министрлык матбугат хезмәтендә.
Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәтне такси йөртүче китереп чыгарган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197049/
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat